Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабери иректә: гаепләүләр ник кирәк булды?


Ирандагы Америка ватандашы 32 яшьлек журналист Роксана Сабери иреккә чыгарылды. Ләкин ул ни сәбәптән кулга алынган һәм хәзер Иран аны ни өчен иреккә чыгарыга булган?

32 яшьлек, Америка ватандашы иранлы журналист Роксана Сабери исеме соңгы атналарда хәбәрләрдә еш яңгырады. Япониядән АКШка кадәр дипломатлар һәм зур рәсмиләр Ираннан Саберине иреккә чыгаруны таләп итте.

Ираннан чит ил мәгълүмат чараларына хәбәрләр бирә торган журналист Роксананың кулга алынуы аның бер көнне кибеттән шәраб сатып алуы белән башлана. Ислам республикасында бу тыелганга күрә, полиция аны тәртипсезлектә гаепләп кулга ала һәм ахырда бу гаепләү шпионлыкка әйләндерелә.

Парижда Роксананың иреккә чыгарылуын таләп итеп ач торалар

Әлеге процесс барганда халыкара җәмәгатьчелек моңа җитди каршылык белдерде. Алар Ираннан Сабирины иреккә чыгарылуын таләп итеп төрле чаралар уздырды. Роксана исә үзенә булган гаепләүләргә протест белдереп ачлык игълан иткән иде.

Иранга ясалган өндәүләрнең нәтиҗәсез калуын күргән АКШ дәүләт секратаре Һиллари Клинтон да: "Әлеге вәзгыять Иран белән хезмәттәшлекнең ни дәрәҗә авыр булуын күрсәтә", диде 30 апрельдә ясаган чыгышында.

Шулай да дипломатик сөйләшүләрнең уңай нәтиҗәсе булыр дигән өмет гел яшәп килде.

"Тышкы сәясәт"

Хәзер Роксана иреккә чыгарылды. Ләкин бер АКШ журналистын гаепләп кулга алу Иранга нигә кирәк булды соң?

Иран Саберины "тышкы сәясәте" өчен кулланды дигән фаразлар йөри. Кайбер күзәтүчеләр Барак Обаманың соңгы көннәрдә Иранга һәм, аерым алганда, аның атом программасы турындагы өндәүләрен туктату өчен мондый юнәлеш уйлап табуын алга сөрә.

Бүген Иранның көндәлек "Сәрмәя" газетасы узган ай Пакстанда узган конферанциядә АКШ һәм Иран рәсмиләре арасында Сабери мәсьәләсе хакында махсус сөйләшүләр булуы турындагы хәбәрен таратты.

Ләкин элекке дәүләт секретарьлеге рәсмиләренең берсе 6 елдан бирле Иранда яшәгән Сабериның иреккә чыгарылу мәсьәләсендә Тәһран белән бернинди дә "яшерен" сөйләшү булмавын белдерде.

"Aлыш-биреш"

Иран журналисты Машаола Шәмсулваизи Сабериның иреккә чыгарылуында Тәһран һәм Вашингтон арасындагы сөйләшүләрнең тәэсире бар дип саный.


"Бер Иран ватандашы Америкада илгә күп төрле максатта "компьютер чипләре" кертүдә гаепләнеп кулга алынды. Иран тышкы эшләр министры Сабериның кулга алынуыннан соң, АКШта үз ватандашларының да тоткарланганын искә төшерде. Шул уңайдан бу үзенә күрә бер алыш-биреш мәсьәләсенә әйләнгән. Ләкин ике арада чыннан да сөйләшү булгандырмы монысын әйта алмыйм”, диде Шәмсулваизи.

Сабериның кулга алынуы шулай ук якынлашучы президент сайлавы вакытына туры килә. Шул уңайдан, тагын сайланырга теләгән Әхмәдиниҗатның моны үз максатында куллануы мөмкин. Күбрәк тавыш җыю өчен АКШ белән бәйләнешләрне яңартырга тырышуын күрсәтергә теләве дә бик ихтимал. Чөнки ул узган атнада Роксана мәсьәләсенә карата махсус фәрман чыгарган иде. Ул анда мәхкәмә эшенең гадел шартларда узачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG