Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт кыллы квартеты Прагада


Татарстан Дәүләт кыллы квартеты Прага татарлары белән
Татарстан Дәүләт кыллы квартеты Прага татарлары белән

Татарстан Дәүләт кыллы квартеты Прага һәм Венада чыгышлар ясап кайтты. Венага музыкантлар Русиянең Австриядәге илчелеге тарафыннан "Дипломат көне" уңаеннан чакырылган иде.

Шамил Монасыйпов һәм Эдуард Трескин Азатлыкның Прага студиясендә кунакта.
Прагада тукталып танылган квартет Русия илчелеге каршында Фән һәм Мәдәният йортында концерт бирде. Европа композиторлары әсәрләре белән бер рәттән ул кичне Сәлих Сәйдашев, Ренат Еникеев музыкасы да яңграды. Кичәне элек Казанда эшләп киткән хәзер Прагада яшәүче җырчы Едуард Трескин алып барды, аның татар музыкасына мәхәббәте күптәнге һәм бик тирән. Тамашачылар Трескин башкаруында "Әдрән диңгезне" аеруча якын итте.

Танылган Квартетның җитәкчесе, беренче скрипкасы Шамил әфәнде Монасыйпов бүген Азатлыкның Прага студиясендә кунакта. Бүген без аның белән музыка, концерт турында сөйләшмәскә булдык... 1979нчы елдан бирле, ягъни инде 30 елга якын Шамил Монасыпов, Марат Зарипов, Камил Монасыпов һәм виолончельдә уйнаучы Альберт Ассадуллин бергә эшли, бергә сәяхәт итә, көн саен диярлек бергә уйный. Аларның кайсысы иң кызу? Араларында иң тыныч кеше кем? Музыкантлар ничек ял итә? Безнең әңгәмәне тыңлагыз.
XS
SM
MD
LG