Accessibility links

Кайнар хәбәр

Oппозиция башлыгы сайлаудан чигенә


Әфганстан президенты Хамит Карзаинең төп көндәше Габдулла Габдулла 7 ноябрьгә билгеләнгән 2-нчe тур сайлаудан чигенәчәген белдерде.

Abdullah Says He Will Not Stand In Runoff
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00


Элек Әфганстан тышкы эшләр министры буларак эшләгән Габдулла, хәрәмләшүләрне бетерәчәк шартлар үтәлмәгән өчен сайлауда катнашудан баш тартуын әйтте.

Габдулла агымдагы шартларның сайлау уздыру өчен уңайлы булмавын алга сөреп, сайлауны бойкот итә.

Карзаи ярдәмчесе Ваһид Гомәр Габдулла карарының кызганыч булуын әйтеп, сайлауның дәвам итәчәген әйтте.

АКШ хакимияте дә сайлауларның оппозиция башлыгы карарына карамастан кануни булуын белдергән иде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Габдулла карарына кайтаваз буларак: "мондый хәлләр безнең илдә дә була, намзәтләр кайбер сәбәпләр аркасында сайлаудан чигенә" дип әйтте.

Габдулла халык һәм сайлау комиссиясе сайлауны кабул итмәскә тиеш дип әйтте.

Август аенда узган президент сайлавында Карзаинең җиңүе ачыкланган иде. Ләкин сайлауда хәрәмләшү булуы турында шикаятләрдән соң узган тикшеренүләрдә сайлауда тәртипсезлекләр булуы ачыкланды. Әлеге шартларда икенче тур сайлаулар узарга тиеш дигән карар чыгарылды.

Габдулла икенче тур сайлау булыр алдыннан элек сайлау комиссиясе башлыгын вазифадан китүен таләп иткән иде.

Габдулла сайлау комиссиясе башлыгын Газизулла Лодиннең "имин" кеше булмавын әйтеп, аны башкасы белән алыштыруны сорады һәм моның өчен кичәгә кадәр мөддәт биргән иде. Ләкин Карзаи хөкүмәте бу таләпне кабул итмәде.
XS
SM
MD
LG