Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан халыкны "тере калкан" буларак куллана


15 мең хәрби катнашкан Мөштәрәк дип аталган уртак хәрби чараларда әлегә 40 гыйсьянчы үтерелде. Талибан көчләренең чаралар вакытында гади халыкны "тере калкан" буларак куллануы хәбәр ителә.

Әфганстанның көньягындагы Маржа шәһәрендә барган уртак хәрби чараларда шәһәрдәге талибан идарәсен юк итү максаты куела. Ләкин чаралар башлаган көннәрдә генә тыныч халык арасыннан 15 кешенең һәлак булу хәбәре халыкта зур ризасызлык тудырды.

Гaди халыкны саклар өчен зур игътибар күрсәтелгәндә, хәрби чараларда катнашкан бер әфган генералы талибан сугышчыларының гади халыкны "тере калкан" буларак куллануын алга сөрде.

Генерал Мөхитдин Гори әйтүенчә, талибан сугышчылары хатын-кыз һәм балаларны кайбер биналарның түбәсенә урнаштырып, алар артыннан һөҗүмен дәвам итә.

Генерал Гори гади халыкны үтертү максатында талибан тарафыннан корылган мәкерле уеннарның уртак чараны дәвам иттерүдә кыенлык тудыруын белдерә.

Талибанның мәкер уеннары

НАТО уртак чараларда беренче чиратта тыныч халыкның иминлеген сакларга тырыша.

Талибан сугышчылары Маржа шәһәре тирәсендә хәрбиләргә каршы авыр кораллар куллана.

Маржадан бераз төньяктарак бер җирдә инглиз хәрбиләре, әфган хәрбиләреннән урлап күмелгән хәрби киемнәр тапкан. Хәрбиләр талибан сугышчыларының үзләрен әфган иминлек күчләре кебек күрсәтеп, һөҗүм итәргә җыенган булуы турында фаразлый.

НАТО рәсмиләре хәрби чараларның иң мөһим өлеше җирле халык белән хезмәттәшлек булуын тагын бер кат ассызыклады.

Һәлманд вилаяте идарәсе сүзчесе Давут Әхмәди, төбәкне миналардан арындыру эшенең дәвам итүен әйтте.

Кача алмаган халык авыр хәлдә

Рәсмиләр әйтүенчә, Маржада 1300 гаилә башка җирләргә күчерелгән. Аларның күпчелеге вилаять башкаласы Лашгар Гаһка урнаштырылган иде.

Ләкин күченеп китә алмаган халык авыр шартларда яши. Ике ут арасында калган халык юл кырыена урнаштырылган миналар сәбәпле өйләреннән тышка чыга алмый.

Рахман исемле бер әфган кешесе, халык дучар булган мөшкел хәл турында аңлатма бирде:

"Төбәктәге халык куркып яши, алар чаралар башланыр алдыннан качып китә башлаган иде, ләкин хәзер беркая бара aлмый. Юлларга миналар урнаштырылган. Ашарга әйберләре бетеп бара, сусызлык һәм ачлык хөкем сөрә башлады. Халык чарасыз хәлдә, аларның 10% кына кача алган иде. Халык тышка чыга алмый. Алар арасында яраланган һәм үлгән кешеләр булуы да хәбәр ителә", ди ул.

Тыныч халыктан үлгәннәр саны хәзергәчә 15 кеше дип күрсәтелә, ләкин әфган хокук яклаучы оешмалар үлгәннәр санының 19 кешедән күбрәк булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG