Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алдыннан Кабулга һөҗүм


Әфганстан хакимияте 20 августта узачак президент сайлавына илкүләм әзерләгәндә,талибан башкала Кабулга 8 зур ракета белән һөҗүм итте.

Кабулга булган ракета һөҗүме Әфганстан тарихында 1996 елдан бирле беренче зур һөҗүм булды. Мөселманнар иртәнге намазга әзерләнгәндә талибан башкалага бер-бер артлы ракеталарын җибәрде. Һөҗүмдә зыян күргәннәр исә янә гади халык, бер бала белән бер ир-ат һәлак булды.

Талибан сүзчесе соңыннан ракетаның үз сугышчылары тарафыннан җибәрелүен белдерде. Сүзче һөҗүмнең сайлау алдыннан илдә хакимият тарафыннан әйтелгәнчә, әле иминлекнең чыннан да контроль астына алынмавын күрсәтү максатында оештырылуын әйтте.

Шулай ук Талибан һөҗүмне Кабул һава аланы һәм Хәрби үзәгенә юнәлдерелгән булуын белдерә. Ләкин әфган эчке эшләр министры белдерүенчә, ракеталар һәдәфкә җитмичә кешеләр яшәгән мәхәлләгә килеп төшкән. Министрның бу сүзләреннән соң вакыйганы яктырткан мәгълүмат чаралары машина һәм өйләре алдында ватылган тәрәзә калдыкларын күрсәтте.

Кабул халкы һөҗүмнең зурлыгына карамастан, аның сайлауга тәэсир итмәячәген алга сөрде. Ләкин һөҗүмнән чак котылган Фәйруз Хан әлеге һөҗүмнең 1990 елларда әфган сугышчыларының башкалада бер-берсе белән булган сугышны хәтерләтүен әйтте:

"Әгәр вазгыять болай дәвам итсә, сайлауда беркем дә тавыш бирмәячәк. Һәм кем өчен тавыш бирергә? Бүген минем өйгә һөҗүм булды, иртәгә башкасына. Кемгә сайлау кирәк, әгәр өебездән китәргә мәҗбүр булсак", диде ул.

Ракета һөҗүмнең Кабулның төньягыннан юнәлдерелүе белдерелә. Гадәттә ракеталарны нәкъ һөҗүм ителәсе урынга юнәлдерү мөмкинчелеге булса да, талибан сугышчылары һәдәфне идарә итә алмаган.

Әфганстанда соңгы ике атнада һөҗүмнәр саны артты. Һәм шул исәптән сайлау чарасын алып барган намзәтләргә дә һөҗүмнәр була башлады. Аларның иң соңгысы Карзаи урынбасары Касим Фахимга булды.

Юл кырыена урнаштырылган бомбадан ул яра алмыйча котыла алды. Ләкин сайлау намзәтләренә һөҗүм максатында урнаштырылган бомбаларда гади халык та зыян күрә. Дүшәмбедә шартлаган бомбада кимендә 12 кешенең гомере өзелде.

Әфганстанда президент сайлавы көрәшенә 41 намзәт катнаша. Сайлау АКШ һәм НАТО көчләренең илдә иминлекне урнаштыру процессы өчен бик мөһим. Әфганстанда 100 меңнән артык НАТО һәм АКШ көче хезмәт итә.
XS
SM
MD
LG