Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Талибан белән сөйләшүләр башлауны яклады


Обама идарәсе Әфганстанда сугышны бетерү максатында әфган хөкүмәтенең Талибан белән сөйләшүләр алып бару адымын яклады.

АКШ саклану министры Роберт Гейтс һәм дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Әфганстанда сугышны бетерү максатында әфган хөкүмәтенең Талибан сугышчылары белән сөйләшүләр алып бару тырышлыкларын яклавын әйтте. Ләкин алар шул ук вакытта бу процессның шактый катлаулы булуын да таный.

Әфганстандагы НАТО көчләре Талибанны Кандаһардан чыгару өчен хәрби чараларын дәвам итә. НАТО хәрбиләре төбәкнең кайбер җирләрендә үз контролен арттырды. Ләкин талипларның җирле халык арасына кереп эзен югалтуы, хәрбиләрне кыен хәлдә калдыра. Моңа өстәп кайбер җирләрдә халыкта Талибанга булган җылы караш хәрбиләрнең эшен тагын да катлауландыра.

Әфганстан башлыгы Хәмит Карзаиның сугышны бетерү максатында яңа ысулны башкара алуы, бу адымның Талибан эчендә хакимияткә якын торган кешеләрне үзенә җәлеп итү максатында булуын әйтте.

Карзаи бу максатта элекке президент Бурханердин Раббанины Талибан белән тынычлык сөйләшүләрен алып барган шураның җитәкчесе буларак атады.

"Шураның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Әфганстан халкы күптәннән көткән тынычлыкка ирешә алачак", дигән өметен белдерде Карзаи.

Карзаи CNN каналына биргән әңгәмәсендә хөкүмәтенең инде күптәннән Талибан белән рәсми булмаган сөйләшүләр алып баруын таныды. Бу адымны башта бик өнәп бетермәгән АКШ хакимияте исә тынычлык сөйләшүләрен яклавын белдерде.

АКШ саклану министры Роберт Гейтс НАТО җыены алдыннан ясаган чыгышында бу адымны яклаячагын белдерде:

"Әфганстанда сугышны бетерү өчен тынычлык сөйләшүләрен башлауның бер чишелеш булачагын белә идек. Шул уңайдан бу процессны яклау өчен барлык чараны күрергә әзербез", диде ул.
Бурханетдин Раббани

Талибан хөкүмәт белән тынычлык сөйләшүләрен башлау адымын кире каккан һәм сөйләшүләр башлау өчен чит ил хәрбиләренең илдән чыгып китүен шарт итеп куйган иде. Шура башлыгы Бурханетдин Раббани бу уңайдан Талибан әгъзалары белән тулы килешүгә ирешелмәвен әйтә:

"Әфган милли мәҗлес башлыгы Йоныс Кануни җитәкчелегендә Төркмәнстанда Талибан вәкилләре белән сөйләшүләр булды. Кайбер шартлар белән ризалаштылар, ләкин алар чит ил хәрбиләренең китүен шарт итеп куя. Шуңа язылган документларга кул куймыйча, процессны туктатырга булдылар", диде ул.

"Хәзер Талибан башлыклары сөйләшергә әзер", диде ул моңа өстәп. Әфган хөкүмәте белән Талибан арасында тынычлык сөйләшүләрен җитәкләгән Раббани, Талибанның сөйләшүләрне яңадан башлау ниятен әйтә.
XS
SM
MD
LG