Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда соңгы йөз елда беренче тимер юл төзелә


Әфганстанның төньяк төбәгендәге Мәзар Шәриф шәһәрен Үзбәкстан чигенә тоташтырачак тимер юл проектының эше дәвам итә. Май аенда башланган проект ел ахырына кадәр тәмамланыр дип көтелә.

Әгәр проект уңышлы тәмамланса, Әфганстан 100 елдан соң тимер юлга ия булачак. Йөк ташу өчен шактый уңайлы булган тимер юлны төзү Әмир Абдуррәхман патшалыгы заманында дошманнарның бәреп керүенә юл бирмәс өчен тыелган булган. Гасыр башыннан бирле бу проект гамәлгә ашмый калды.

Балх вилаяте идарәсенең икътисад киңәшчесе Вәли Сәнгәр проектның төбәк өчен файдасы зур булуын әйтте.

"Тимер юлда йөк ташу вакыты тизләнәчәк һәм сәүдә маллары турыдан-туры Әфганстанга киләчәк", ди ул.

Моңа кадәр Үзбәкстан аша Әфганстанга китерелүче мал чик буенда вагоннардан йөк машиналарына төялә иде. Бу зур эш һәм вакыт таләп итә. Чик буедагы контрольдә дә йөк бер атна чамасы тоткарланырга мөмкин. Хәзер йөкләрне тарату Мәзар Шәриф шәһәреннән генә булачак. Бу ысул шактый уңайлы һәм аз вакыт сарыф итә.

Азия тәрәккыят банкы күптән түгел тимер юл төзелеше өчен 165 миллион доллар бүлеп биргән иде. Әлеге проект Әфганстандагы сәүдә әйләнешен арттырыр дигән өмет бар. Мәгълүм булганча, Үзбәкстан аша Әфганстанга Казакъстан, Төркмәнстан һәм Русиядән азык-төлек һәм башка маллар килә.

Сәүдәдән кала бу Әфганстандагы АКШ һәм НАТО хәрбиләре өчен дә уңай күренеш. Билгеле булганча, хәрби кирәк-яраклар Пакстан ягыннан гына кертелә һәм биредә йөк кәрваннары талибан һөҗүмнәре еш очрый.

Икенче яктан, яңа тимер юл транспорты Талибанның сугышчыларының яңа һәдәфе булу куркынычы туа.



Әлегә тимер юлны һөҗүмнәрдән саклау өчен 500 полиция урнаштырылган.

Полициянең тимер юл иминлеге турында генерал Ашгар Ашгари исә болай аңлата:

"Әлеге юлны саклау өчен өстәмә полициягә ихтыяҗ юк. 3-4 ай буена ширкәт поездлары белән тимер юл төзелешен алып барган үзбәк эшчеләренең иминлеген полиция хезмәтләре уңышлы гына саклап килде", диде Ашгари.

Шулай да тынычланырлык урын юк. Талибан сугышчылары соңгы ике елда Әфганстанның төньяк төбәкләрендә дә үз көчен арттыра башлады, бигрәк тә Таҗикстан чигенә якын Кундуз вилаяте тирәсендә.

Талибан бу җирләрдә Әфганстанга ярдәм ташыган йөк машиналарына еш гына һөҗүмнәр оештыра.

Сәнгәр әйтүенчә, ил буйлап башка төбәкләрдә дә тимер юл төзү өчен акча җитмәс. Шулай да Мәзар Шәрифкә кадәр тоташкан юлны бетерү өчен төбәк идарәсе дәртле эшли. Икенче яктан, Иран ягында да Әфганстан чигенә кадәр яңа тимер юл төзелеше бара.

Иран рәсмиләре Һәратка кадәр булачак тимер юл төзелешенең 2/3 өлеше тәмамлануын әйтә. Әгәр 700 чакрым юл тәмамланып, юл Мәзар Шәрифкә тоташкан очракта, Әфганстан Үзәк Азияне Һиндстан океаны портларына тоташтырган транзит илгә әверелергә мөмкин.

Шулай да проект эше матди ярдәмнәргә карый. Азия тәрәккыят банкы техник яктан бу юл мөмкинчелекләрен тикшерү өчен акча бүлеп бирсә дә, проектны башлау өчен әлегә адым ясамады.
XS
SM
MD
LG