Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хакимиятендә Трампның фәләстиннәрне башка урынга күчерү турындагы сүзләре "вакытлыча күчендерүне" күз уңында тота дип белдерделәр


Газзә сызыгындагы күченергә мәҗбүр калган фәләстиннәр
Газзә сызыгындагы күченергә мәҗбүр калган фәләстиннәр

4 февраль көнне Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу белән сөйләшкән чагында Трамп Газзәдә яшәүчеләрнең күпчелеген гомерлеккә башка илләргә күчендерергә теләвен әйткән иде. Болай эшләгәндә АКШ Газзә сызыгын үз контроленә алып, аны харәбәләрдән чистарта, төзекләндерә алачак, диде Трамп.

АКШ президенты Дональд Трампның Газзә сызыгындагы фәләстин халкын башка урынга күчендерү турындагы тәкъдиме — вакытлыча күчендерүне күз уңында тота, дип белдерде Американың тышкы сәясәт оешмасы башлыгы Марко Рубио.

Сишәмбе, 4 февраль көнне Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу белән сөйләшкән чагында Трамп Газзәдә яшәүчеләрнең күпчелеген гомерлеккә башка илләргә күчендерергә теләвен әйткән иде. Мондый очракта АКШ Газзә сызыгын харәбәләрдән чистарту һәм аны бөтен кешеләр өчен "Якын Көнчыгыш Ривьерасы" итеп төзү өчен, ул җирләрне үз контроленә ала алыр иде, диде.

Шул ук вакытта Трамп Газзә сызыгына АКШ гаскәрләрен урнаштыру ихтималы да булуын әйтте.

Трампның бу тәкъдимен дөньяның төрле илләре тәнкыйтьләп чыкты, шул хәлдән соң Трамп хакимияте тәкъдимнең кайбер урыннарына төзәтүләр кертте, дип яза Associated Press.

Дәүләт сәркатибе Рубиодан тыш, Ак йорт сүзчесе Каролин Левитт та фикер белдереп чыгыш ясады. Кичә, 5 февральдә ул Трампның Газзә сызыгын торгызу яклы булуын, бу эшләр барганда анда яшәүчеләрне вакытлыча башка урынга күчереп тору күз уңында тотылуын әйтте.

Бүген, 6 февральдә Израил саклану министры Исраэль Кац Израил гаскәренә Газзә сызыгында яшәүчеләр "ихтыяри чыгып китсеннәр өчен" план әзерләргә кушуын хәбәр итте. Кац әйтүенчә, планда аларның җир өсте аша, шулай ук "аерым килешүләр ярдәмендә" диңгез аша һәм очкычларда чыгып китүе күз уңында тотылачак.

Израил саклану министры Доналд Трампның "кыю" тәкъдимен хуплавын әйтте. "Газзәдә яшәүчеләргә ирекле рәвештә чыгып китү һәм мөһаҗирлек мөмкинлеге бирелергә тиеш", диде ул.

  • Быел 20 гыйнварда башланган яңа президент мөддәтенең беренче көннәреннән үк Дональд Трамп Газзәдәге фәләстиннәрне Мисыр белән Үрдүн кебек гарәп илләре кабул итә алыр иде дип берничә тапкыр тәкъдим ясады. Әмма аның бу фикерен әлеге илләр дә, фәләстин лидерлары да кире какты.
  • Мисыр һәм башка гарәп илләре фәләстиннәре үзләренең яшәгән җирләреннән башка урыннарга кысрыклап чыгаруга каршы килә.
  • Израил Газзәдәге хәрби операциясен 2023 елның 7 октябрендә башлады. Бу ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүменә җавап булды. Газзә сызыгында озак айлар буе дәвам иткән хәрби хәрәкәтләр зур җимереклекләргә һәм һуманитар кризиска китерде.
  • Газзәнең ХӘМӘС (АКШ белән Европада террорчы оешма дип табылды) контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы хәрби хәрәкәтләр аркасында 47 меңнән артык кеше һәлак булды, дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG