Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа берлеге Грузиядәге сайлауларда булган канун бозуларны тикшерергә чакыра


Батумида "Грузия хыялы"ның сайлау алды баннеры
Батумида "Грузия хыялы"ның сайлау алды баннеры

Грузия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, парламент сайлауларынңда "Грузин хыялы" идарәче фиркасе җиңде. "Грузин хыялы"н Русия хакимияте яклы дип атыйлар.

АКШ һәм Европа берлеге хакимиятләре Грузиядә 26 октябрьдә үткән сайлауларда булган бөтен канун бозуларны да тикшерергә чакыра.

АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен үзенең белдерүендә чит илләрдән һәм урындагы күзәтүчеләр "сайлауларның нәтиҗәсен ирекле һәм гадел дип танымады", дип искәртте.

Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель исә Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) бер институты булган Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросының нәтиҗәләрен китерә.

Бюро фикеренчә, сайлау көнендә вазгыять киеренке булган, канун бозулар еш күзәтелгән, сайлаучыларны куркыту һәм аларга басым турында хәбәрләр булган.

Ул Грузиянең Үзәк сайлау комиссиясен һәм башка хакимият оешмаларын "бурычларын үтәргә, сайлаулар үткәрү белән бәйле канун бозуларны бәйсез, оператив тикшерергә" чакыра.

  • Грузия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, парламент сайлауларынңда "Грузин хыялы" идарәче фиркасе җиңде. "Грузин хыялы"н Русия хакимияте яклы дип атыйлар.
  • Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренчә, фирка 53,93 процент алган. Шулай ук парламентка Көнбатыш белән якынаю яклы булган дүрт оппозицион фирка дә кергән. Оппозициядәге "Үзгәрешләр яклы коалиция" һәм "Бердәмлек - Милли хәрәкәт" фиркаләре мандатлардан баш тарткан.
  • Грузия президенты Саломе Зурабишвили сайлау нәтиҗәләрен танудан баш тартты, ул протестларга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG