НАТОның 75нче җыеныннан соң АКШ президенты Джо Байден Төньяк Атлантика берлеге илләре Украинаның киләчәген якларга ниятли, диде.
"Путинның рәхимсез һәм мәгънәсез сугышы каршында тырышлыкларны берләштердек. Без Украинаны хуплыйбыз һәм аның киләчәген якларга ниятлибез", — диде ул. "Әйткәнемчә, Русия бу сугышта җиңмәячәк, Украина җиңәчәк һәм бу процессның һәр адымына ярдәм итәчәкбез", дип тә белдерде Байден.
Кыска вакыт эчендә НАТО илләре Украинага Русия агрессиясеннән саклану өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирәчәк, шулай ук киләчәктә теләсә нинди агрессиягә каршы тору өчен саклану сәләтлелеген ныгытырга булышачак, дип сөйләде АКШ президенты.
Шулай ук НАТО җыенында 20дән артык ил килешү имзалаган, Байден сүзләренчә, киләчәктә бу килешү Украинаның НАТОга керүе өчен күпер булып торачак.
Үз чыгышыннан соң Байден Украина президенты Владимир Зеленскийга сүз бирде.
Зеленский беректәшләренә ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Украина президенты җыеннан соң 23 ил имзалаган "Украина килешүе" илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгара диде. "Бу Украина өчен дә, барыбыз өчен дә зур казаныш", дип белдерде Зеленский.
"Украина килешүе"ндә беректәшләренең Киев каршындагы төп бурычлары язылган. Бу документ Украинага ярдәм итүне, Русия Украинага киләчәктә һөҗүм итсә, берләшеп эш итүне, Украинаның саклану көчен арттыруны күз уңында тота.
"Путин Киевны өч көндә җиңелер дип уйлаган иде, тик безнең коалиция хуплаган украин халкы нык торды. Киев әле дә тора. НАТО хәзер моңарчы булмаганча көчле", дигән Джо Байден матбугат очрашуында. Ул Путинга юл кулмаячагын әйткән. "Мин Украинаны ташламаячакмын. Без иңгә иң торачакбыз. Моны хәзергә кадәр дә эшләдек, эшләвебезне дәвам да итәчәкбез".
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум