АКШ президенты Доналд Трамп Ак йортта дини ирек һәм иман эшләре буенча комиссия булдырырга җыена. Ул хакта Трамп Капитолийда узган Гыйбадәт иртәнге ашында белдергән дип хәбәр итә "Америка авазы".
Трамп шулай ук Юстиция министрлыгы башлыгы Пэм Бондига христианлыкка каршы чыккан инанулар белән көрәшү буенча махсус төркем булдырырга да кушмакчы: әлеге максатчан төркем федераль хакимият структураларында, шул исәптән юстиция министрлыгы, салым хезмәте, ФБР һәм башка агентлыкларда христианлыкка каршы чыккан инанулар, ышанычлар белән көрәшергә тиеш булачак.
"Без динне кире кайтарырга тиеш... Америка Алла тарафыннан идарә ителгән ил булган һәм мәңгегә шундый ил булып калачак та", дип белдергән Ак йортның хәзерге башлыгы.
Капитолийда узучы Гыйбадәт иртәнге ашында катнашып, президент 70 елдан артык дәвам иткән традициягә тугры булып кала. Әлеге чара төрле сәяси карашларда һәм төрле сәяси фиркаләрдә торган кешеләрне берләштерергә тырыша.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум