Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ яңадан Украинага корал җибәрә башлаган


АКШ һәм Украина делегацияләренең очрашуы. Согуд Гарәбстаны, 2025 елның 11 марты
АКШ һәм Украина делегацияләренең очрашуы. Согуд Гарәбстаны, 2025 елның 11 марты

АКШның милли күзләү башлыгы Тулси Габбард Украинага күзләү мәгълүматларын яңадан җибәрә башлауны раслады.

"Президент әмере нигезендә Украина белән күзләү мәгълүматларын уртаклашу паузасы тәмамланды", — дип язып чыкты Габбард X челтәрендә.

Maxar Technologies ширкәте Украинага үзенең иярчен фотоларын яңадан куллану мөмкинлеген ачты. Әлеге иярчен фотолары АКШ хөкүмәте тарафыннан җыелган.

Maxar Technologies әлеге мәгълүматларны Украина кулланучылары өчен 7 мартта, Вашингтон Киев белән күзләү мәгълүматларын алмашуны туктатканнан соң япкан иде.

Украина хәрбиләре американ мәгълүматларын Русия территориясендәге объектларга һөҗүмдә куллана.

Моннан кала АКШ Украинага Польшадагы Ясенка үзәге аша коралны җибәрүне дә торгызды. Ул хакта Польшаның тышкы эшләр министры Радослав Сикорский белдерде.

11 мартта Согуд Гарәбстанында Киев белән Вашингтон вәкилләренең сөйләшүе узды. Украина сугышны 30 көнгә туктатып торуга ризалашты, әмма моның өчен Русиянең дә ризалыгы кирәк, диелде. Әлеге очрашудан соң АКШ Украинага яңадан корал җибәрүне һәм күзләү мәгълүматларын алмашуны торгызды.

Украина президенты офисы сугышны вакытлыча туктату турында сөйләшүләр 17 марттан соң башланачак дип белдерде.

Мәскәү Кирмәне вәкиле Дмитрий Песков сүзләренчә, Мәскәү Согуд Гарәбстанындагы очрашу нәтиҗәләрен күзәтеп тора. Ул шулай ук Русия белән АКШ вәкилләре бу атнада элемтәгә керергә тиеш дип тә белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG