Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Украина белән бәйле махсус илчесе сугышны 100 көндә бетерү нияте булуын әйтте


Кит Келлог
Кит Келлог

Шул ук вакытта Кит Келлог әйтүенчә, Трамп Русиягә юл куярга җыенмый.

Элекке генерал, Дональд Трамп рәсми рәвештә президент вазифасына керешкәч, АКШның Украина белән бәйле махсус вәкиле булачак Кит Келлог сугышны 100 көндә бетерү юлын табарга тели. Бу хакта ул Fox News эфирында әйтте.

Келлог Трампның АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденга әйтелгән тәнкыйтьләрен хуплады.

Байденның төп хатасы шул — ул ике елдан артык барган сугыш вакытында бер мәртәбә дә Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшмәде, диде.

"Президент [Трамп] дошманнар белән дә, беректәшләре белән дә сөйләшә. Моның авыр булуын белә, әмма ахыргы нәтиҗәгә ирешү өчен кешеләр белән сөйләшергә кирәк икәнен чынлап та белә һәм нәкъ шулай эшләргә җыена да", — дип белдерде Келлог.

Аның әйтүенчә, Трамп Путин белән дә, Украина президенты Владимир Зеленский белән дә сөйләшә алсын өчен Америка түрәләре "кирәкле шартларны" тудырачак.

"Якын арада алар кабул ителердәй карарга килерләр, дип уйлыйм. Якын арада дигәндә, әйдәгез аны 100 көн дип билгелик тә, хәрәкәт итик", диде Келлог.

Булачак махсус вәкил аңлатуынча, Русиянең Украинага каршы сугышын бетерү АКШ дәүләт иминлеге өчен мөһим әйбер һәм ул Америка мәнфәгатьләренең бер өлеше дә булып тора.

Кит Келлог Трамп Русиягә юл куярга җыенмый дип тә белдерде.

"Кешеләр белергә тиештер дип уйлым: ул Путинга яки урысларга нәрсәдер бирергә тырышмый. Ул Украинаны коткарырга, аның суверенитетын сакларга тырыша һәм моның гадел, дөрес булачагына инанырга җыена", диде ул.

  • Күптән түгел Трамп АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденны Украина тирәсендәге сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Байден чорында Киевның НАТОга керү ихтималы турындагы сөйләшүләрдә Ак йорт күп хаталар ясады, диде.
  • Русия президенты белән очрашу ихтималы турындагы сорауга җавап биреп Трамп: "Моны әйтә алмыйм, әмма шуны беләм – Путин күрешергә теләр иде", дигән иде.
  • Сайлау алды кампаниясе барышында Трамп нечкәлекләр китерми генә әгәр президент булып сайланса, Русиянең Украинага каршы сугышын 24 сәгать эчендә бетерәчәген әйтеп килде. Флоридадагы матбугат очрашуында Трамп ике ил арасындагы хәрби хәрәкәтләрне ярты ел эчендә бетерергә өметләнүен белдерде.
  • Дональд Трамп АКШ президенты вазифасына 20 гыйнвар көнне керешәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG