Accessibility links

АКШта "Ислам дәүләте" белән элемтәләрдә шикләнеп Таҗикстаннан сигез кеше тоткарланган, алтысының Русия ватандашлыгы бар


АКШ байрагы. Иллюстратив фото
АКШ байрагы. Иллюстратив фото

NYP әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, 2013 елда Бостон марафонында булган шартлауларга охшаш, ә бәлки аннан да "начаррак" теракт әзерләнгән булырга мөмкин. 2024 елның апрелендә ФБР башлыгы Крис Рэй ИГИЛ Мәскәүдәге "Крокус Сити Холл"га һөҗүм иткәннән соң, шундый ук һөҗүм АКШта да булырга мөмкин, дигән иде.

АКШта "Ислам дәүләте" террорчы төркеме (ИГИЛ) белән элемтәләрдә шикләнеп чыгышы белән Таҗикстаннан булган сигез кешене кулга алганнар. Аларның алтысында Русия ватандашлыгы бар, дип яза New York Post.

"Соңгы берничә көндә Иммиграция хезмәте агентлары берничә ватандаш булмаган кешене кулга алды. Бу гамәлләр ФБРның террорчылыкка каршы көрәш төркеме белән тыгыз эшчәнлектә үткәрелде. Кулга алынганнар илдән чыгару процедурасын көтеп сак астында тотыла", диелә АКШ эчке иминлек министрлыгы белән Федераль тикшерү бюросының (ФБР) уртак белдерүендә. Бу белдерү кичә, 11 июньдә чыккан.

Шикләнелүчеләрне рәсми яктан иммиграция кануннарын бозган өчен тоткарлаганнар. Алар барысы да көньяк чикне үтеп чыккан, кимендә икесе - 2023 елның язында. Әлегә аларга ИГИЛ белән элемтәләр турында гаепләүләр белдерелмәгән.

NBC җиткерүенчә, ФБР бу төркемне берничә ай күзәткән. Аларны тыңлап торганнар һәм шикләнелүчеләрнең берсе бомбалар турында сөйләшүе ачыкланган.

NYP әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, 2013 елда Бостон марафонында булган шартлауларга охшаш, ә бәлки аннан да "начаррак" теракт әзерләнгән булырга мөмкин.

2024 елның апрелендә ФБР башлыгы Крис Рэй ИГИЛ Мәскәүдәге "Крокус Сити Холл"га һөҗүм иткәннән соң, шундый ук һөҗүм АКШта да булырга мөмкин, дигән иде.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.
  • Тикшерү комитеты мәг ълүматына күрә, 144 кеше һәлак булды.
  • Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" террорчы төркеме алган иде. Әмма Русия хакимиятләре "Крокус"ка һөҗүм ясауда Украинаның катнашы бар дип килә.
  • АКШ та терактны "Ислам дәүләте" оештырган дип саный, ул Русияне һөҗүм әзерләнүе турында кисәткән булган. Көнбатыш илләре Мәскәүне Украинаны гаепләмәскә чакыра.
  • Теракт турындагы эш нигезендә 12 кешене кулга алдылар. Аларның барысы да диярлек Таҗикстан ватандашлары. Һөҗүмдә гаепләнүчеләрнең тоткарланганда һәм сорау алуларда газаплауларга дучар булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG