Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай журналистын гаскәр турында "фейк" таратуда гаепләп, сигез елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр


Сергей Михайлов
Сергей Михайлов

Ул Русия солдатларының Украинадагы Буча шәһәрендә тыныч халыкны үтерүе һәм сивил объектларны җимерүе турындагы язмалар өчен гаепләнгән.

Таулы Алтайдагы мәхкәмә "Листок" газетына нигез салган Сергей Михайловны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләп, сигез ел колониягә җибәргән.

Шулай ук аңа дүрт ел буе мөхәррирлек һәм журналист эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйганнар. Бу хакта "Сетевые свободы" җиткерә.

Сергей Михайлов басманың сайтында һәм Telegram-каналында Русия солдатларының Украинадагы Буча шәһәрендә тыныч халыкны үтерүе һәм сивил объектларны җимерүе турындагы язмалар өчен гаепләнгән.

Прокуратура Михайловны тугыз елга утыртуны сораган булган.

Михайлов гаебен танымаган.

Элегрәк журналист басманың сайтында һәм Telegram-каналында чыккан язмаларга катнашы булмавын, бу басмага нигез салучы гына булуын, ә нинди язмалар чыгару турындагы карарны баш мөхәррир хәл итүен әйткән иде.

"Листок"ның баш мөхәррире Виктор Рау исә "фейклар"ны мин чыгардым, дип белдерде. Рау Русиядән китте һәм хәбәрләр чыгаруын дәвам итә. Шулай ук Русиягә каршы чикләүләр кертергә чакырганы өчен аны 120 мең сум штрафка тарттылар.

  • Михайловка ачылган җинаять эшен 2023 елның язында карый башладылар. Былтыр апрельдә мәхкәмә аны прокуратурага кире кайтарды. Җинаять эшендә Михаиловның җинаятьне кайда һәм ничек башкаруы төгәлләштерелмәгән, диде. Шулай да прокуратура эшне кабат мәхкәмәгә кайтара алды.
  • Русия хакимиятләре Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүмат белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип атый. Русиядә ил гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату турындагы маддәне дә Җинаять кодексына нәкъ менә Украинага каршы сугыш башлауларыннан соң керттеләр. Аны тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу маддә ярдәме белән Русиядә хәрби цензура кертелде дияргә дә була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG