Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американың Лос-Анжелес Сабантуенда 300дән артык кеше катнашкан


Бәйрәм ике телдә: башкортча һәм татарча барган. Бу Сабантуйны татар белән башкортлар үзара акча туплап, читтән бернинди ярдәмсез оештыра алган.

Лос-Анжелестагы Сабантуй 26 майда узды, ул иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр дәвам иткән. Бәйрәм Griffith паркында үткән. Мәйдан Татарстан белән Башкортстан байраклары, әләм төсләрендәге шарлар белән бизәлгән. Шулай ук паркта башкорт һәм татар тирмәләре куелган. Һәр йортка ике республиканың харитасы ясалган рәсемнәр эленгән. Аерым фотозона булдырылган, теләгән кеше милли киемнәрдә, милли эшләнмәләр белән истәлеккә фотога төшә алган.

Бәйрәм башка еллардан аермалы ике телдә барган. Ике алып баручы бер-берсен тулыландырып башкортча һәм татарча сөйләгән. Сабантуйны башкортча - Азамат Аккужин, татарча Алсу Товобелова шәрехләп аңлатып барган, кешеләрнең күңелен күргән. Урысча булмаган.

Лос-Анжелестагы Сабантуйны "Туганлык" башкорт-татар ассоциациясе оештырды. Керү түләүле итеп ясалган. Алдан сатып алучыларга керү билетлары 20 яки 25 долларга сатылган булса, Сабантуй узган көнне билет бәясе 30 доллар торган. 14 яшькәчә балаларга һәм 65 яшьтән узучы өлкән яшьтәге кунакларга керү бушлай итеп ясалган.

Сабантуйда татар биюе буенча остаханә оештырылган. Профессиональ биюче милли биюнең хәрәкәтләрен өйрәткән. Балаларга да төрле остаханәләр, уеннар оештырылган. Алар китаплар укыган, рәсемнәр, кул эшләнмәләрен ясаган.

Бәйрәмдә Алтынай Вәлитов, Гөлназ Батталова, Рүзилә Кинйәбулатова, Диләрә Төхвәтуллина, DJ Камил, DJ Гөлфирә Малу катнашында концерт булган. Башкортча һәм татарча биюләр, җырлар яңгыраган.

— Быелгы Сабантуй башкорт һәм татар мәдәниятләренең берләшүенең матур үрнәге булды. Шулкадәр һармонияле итеп үрелеп барды барысы да, ике милләтнең чыгышлары бер-берсен тулыландырып торды. Берләшеп эшләп тә була, ял итеп тә була икәнен күрсәтә алдык, — дип сөйләде оештыручыларның берсе. — Сабантуйга әзерлек күптән башланды, ике дистәгә якын волонтерлар белән эш иттек. Һәр кеше үз эшен, җаваплылыгын белеп эш итте. Шуңа да бәйрәм бернинди дә каршылыксыз узды. Бәйрәм канатландырды, илһам өстәде. Берләшеп оешып, үзара акча туплап, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә, берсеннән дә ярдәм көтмичә, грантларсыз да зур бәйрәм оештыра алуыбызга сөенәбез.

Бәйрәм түләүле булгач, килмәүчеләр дә булгандыр, әмма быел Сабантуйның кадерен, кардәшләр белән очрашып аралашуның мөһимлеген аңлаган кешеләр җыелды. Күләмгә караганда сыйфат әһәмиятлерәк, — диде ул.

Сабантуйда катнашучыларга Navat рестораны сумса, мантый һәм башка төрки халыкларының ризыкларын пешергән. Сабантуйда берничә самовар кайнатылган, бал белән Татарстан белән Башкортстаннан килгән шифалы үләннәрдән төнәтелгән чәйләр эчелгән.

Шулай ук милли бүләкләр, бизәкләр, кул эшләнмәләре, милли киемнәр белән сәүдә оештырылган. Оештыручылар аңлатуынча, бу сәүдәдән кергән акча "Туганлык" башкорт-татар ассоциациясенең туган телләрдә оештырылган мәдәни һәм белем үстерү чаралары өчен тотылачак.

Сабантуйда катнашучылар милли уеннарда, бәйгеләрдә көч сынашкан. Капчыклар киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, канат тарту кебек уеннарда өлкәннәр дә, балалар да катнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG