Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурда җимерелгән шахтадан таучыларны коткару эшләре туктатып торыла


"Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләре
"Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләре

Коткаручылар эшчеләр калган шахтага төшеп җитү өчен дүртенче тишек ясамакчы булган. Әмма кабат тау токымнары ишелү куркынычы булганга, бораулау эшләрен кичектерәләр. Шул ук вакытта җимерелгән шахтада калган Башкортстан эшчеләренең туганнары үзләренә хакимияттән игътибар булмавын әйтә.

Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләренең күпчелек өлешен туктатканнар. Бу хакта ТАСС җиткерә. Анда әле дә 13 эшче, шул исәптән Башкортстаннан биш вахтачы кала бирә.

Оператив хезмәтләрдә әйтүләренчә, коткару эшләрен туфрак хәрәкәтчән булганга күрә туктатканнар. Коткаручылар эшчеләр калган шахтага төшеп җитү өчен дүртенче тишек ясамакчы булган. Әмма кабат тау токымнары ишелү куркынычы булганга, бораулау эшләрен кичектерәләр.

25 мартта коткаручылар мәгъдәнлек шахтасына су тулган булырга мөмкин дигән иде. Мәгъдәнлек вәкиле Роман Сорокин су тулган дип ныклы ышаныч белән әйтеп булмый, чөнки коткаручылар шахтага төшә алу өчен тишекләр бораулавын дәвам итә, дип белдерде. Шул ук көнне мәгъдәнлек җитәкчесе Алексей Бирюковны кулга алдылар. 27 мартта аңа гаепләү белдерелде.

Тикшерү фикеренчә, Бирюков шахтадагы эшләр су белән тулы карьер янында барганын белгән, әмма суны суыртып чыгаруны оештырмаган. Су карьердагы бер диварны җимергән. Мәхкәмә Бирюковны тикшерү барган вакытка сак астына алды.

Шул ук вакытта "Пионер" шахтасы җимереклекләре астында ятучы Башкортстан эшчеләренең туганнары үзләренә хакимияттән игътибар булмавын искәртә. Мәсәлән берсенең хатыны "АиФ" басмасына мәгъдәнлек белән бәйле бөтен яңалыкларны медиадан беләм, республика хакимиятләре безнең белән элемтәгә чыкмады дигән.

  • "Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Эчтә 13 кеше калды. Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән. Бу кешеләрнең язмышы әле дә билгеле түгел.
  • Шулай ук алданрак "Башинформ" Амур өлкәсендә ишелгән шахта җимерекләре астында Башкортстанның биш вахтачысы да калган дип язган иде.
  • "Башинформ" язуынча, алар Э.Р. Вәлиханов, О.М. Симонов, В.О. Николаев, Р.Р. Шәрипов һәм Ю.А. Марков калган була ала. Биш кешенең дүртесе - Сибайдан, берсе - Учалыдан, 31-48 яшьлек ирләрнең барысы да машинист булып эшләгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG