Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда ракет һөҗүмендә ике кешенең һәлак булуы хәбәр ителә


Алушта, иллюстратив фото
Алушта, иллюстратив фото

Русия саклану министрлыгы ышандыруынча, җомгага каршы төндә Кырым күгендә өч ATACMS ракеты бәреп төшерелгән.

Аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксёнов 24 майга каршы төндә Украинаның ракет һөҗүменнән ике кешенең һәлак булуын җиткерде.

"Акмәчет районына ракет һөҗүме нәтиҗәсендә очраклы үтеп барган ике кеше һәлак", дип язды Аксёнов үзенең Telegram-каналында. Аның әйтүенчә, Алушта тирәсендә хуҗалык объектына да эләккән.

Украинаның "Крымский мост" Telegram-каналы Алушта янында берничә шартлауларның видеосын чыгарды.

"Суспільне" басмасы язуынча, кимендә биш шартлау булган.

Үзен Кырымдагы украин партизан хәрәкәте дип атаучы АТЕШ оешмасының Telegram-каналы ышандыруынча, Алушта янында Русиянең 28735нче хәрби бүлекчәсенә зарар китерелгән.

Аннексияләнгән Кырым хакимиятләре ракет буш торган шифаханәгә төште дип белдерде.

Русия саклану министрлыгы ышандыруынча, җомгага каршы төндә Кырым күгендә өч ATACMS ракеты бәреп төшерелгән. Кара диңгез акваториясендә Украина диңгез көчләренең экипажсыз катерларын күргәннәр, алар Кырым ярымутравына таба барган. Катерларның өчесе юк ителде, дип белдерделәр Русия саклану министрлыгында.

Кайбер җирле Telegram-каналлар мәгълүматынча, 23 майда Кырымда берничә шартлау булган. Аерым алганда алар Ялтада, Алуштада, Җанкөйдә, Акмәчеттә, Кизләүдә (Евпатория) һәм Бакчасарайда булган.

Киевта бу мәгълүматка фикер белдермәделәр.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия төбәкләре һәм аннексияләнгән Кырым даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.
  • 15 майда Русия саклану министрлыгы ярымутрау өстендә ун ATACMS ракетын юк итү турында хисап бирде. Башка нечкәлекләр әйтелмәде.
  • Соңрак Белбек хәрби һава аланына ике тапкыр һавадан һөҗүм булуы, өч хәрби очкыч белән ягулык келәте юк ителүе ачыкланды.
  • 24 апрельдә Reuters агентлыгы Америка түрәсенә сылтама белән АКШ Украинага яшерен рәвештә ATACMS ракетлары тапшырган дип хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG