Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гадәттән тыш эссе һава һәм корылыкта кем гаепле?


Халык челлә белән көрәшкәндә, Мәскәү сәясәт белгече мондый һава шартларының сәбәбен ачып бирде. Аның фикеренчә, моның сәбәбен глобаль җылынудан түгел, ә АКШ хакимиятенең үзеннән эзләргә кирәк.

Стратегик мәдәният вакыфы җитәкчесе урынбасары Андрей Арашев бу арада дөнья күргән мәкаләсендә, Үзәк Азия һәм Русия төбәкләренә килгән корылык - “климат коралы”н куллану нәтиҗәсе, дигән фикерне алга сөрә.

"Хәзерге вакытта..." дип башланган мәкаләдә Арашев "климатны үзгәртү коралы үз максатына ирешә: корылыклар игеннәрне бетерә, кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итә, илне корылык баса", ди.

Бу мәкалә Русия җәмагатьчелегендә кызыксыну уяткан. Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы аны бастырып та чыгарган.

АКШтагы эсселек Русиядән ким түгел


Чыннан да Русиядә соңгы көннәрдә һава торышы 40 градуска кадәр җитте. Ләкин бу гадәттән тыш кызу һава бары тик Русиягә генә тәэсир итми. АКШның үзендә дә кызу һава хөкем сөрә. Вашингтонда термометрлар 37 санын күрсәткән. Бу АКШның үзе өчен дә бик югары күрсәткечләр.

Арашев АКШта да һаваның гадәттән тыш кызу булуы хакыйкатен инкарь итми. Ләкин аның фикеренчә, АКШ көньяктарак урнашкан, шуңа да ул бу кызудан азрак зыян күрә.

1880 елдан бирле һава торышын теркәгән АКШ дәүләт Океан һәм атмосфера идарәсе дә июль аенда океан һәм җир шарындагы җылылыкның иң югары дәрәҗәгә җитүен хәбәр итә.

Шулай да Арашев фикеренчә, кайбер илләрдә мохитне һәм басуларны кырып бетерү өчен махсус "күпләп юк итү коралы" кулланыла икән.

“Климат коралы”

Арашев мәкаләсендә АКШның Вьетнам сугышы вакытында коммунистларны үз кирәк-яракларын ташыганда кулланган юлларында тоткарлау өчен болытларны ул урынга куу ысулын искә төшерә.

Пентагон исә әлеге гаепләүләргә җавап кайтармады.

Шулай да Арашев үз мәкаләсенең АКШка каршы махсус юнәлдерелмәгәненә басым ясый. "Минем мәкаләм АКШ яисә башка илләрне гаепләү максатында язылмаган", ди ул.

Русиянең дә климатны үзгәртү турында үз тәҗрибәләре бармы дигән сорауга Арашев, "хөкүмәт әгъзасы булмаганым өчен мондый проектлар турында мәгълүматым юк”, дип кистереп әйтте.
XS
SM
MD
LG