Accessibility links

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян илнең Күмәк иминлек килешүе оешмасыннан чыгачагын әйтте


Никол Пашинян 
Никол Пашинян 

2024 елның февралендә Пашинян Әрмәнстан ОДКБда үз әгъзалыгын "туңдырып тора" дигән иде. Яз көне ил оешманы финанслауны туктатты.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Дәүләт җыенында чыгыш ясаган вакытта Әрмәнстанның Күмәк иминлек килешүе оешмасыннан (ОДКБ) чыгарга әзерләнүе турында җиткергән.

Бу хакта Азатлык радиосының әрмән хезмәте яза. Шулай ук бу хакта ТАСС белән "Интерфакс" та хәбәр итте.

- Ә сез ни уйлыйсыз? Киләсе адым нинди? Кире кайтырбыз дип уйлыйсызмы? Юк, башка юл юк. Борчылмагыз, кире кайтмыйбыз, - дигән ул.

Ул илнең хәзерге хакимиятләрен гаепләгән, алар "куык-альянс формалаштырды, ә аның әгъзалары килешүдәге бурычларны үтәмәде" һәм "Азәрбайҗан белән бергә Әрмәнстанга каршы сугыш ниятләде" дигән ул.

2024 елның февралендә Пашинян Әрмәнстан ОДКБда үз әгъзалыгын "туңдырып тора" дигән иде. Яз көне ил оешманы финанслауны туктатты.

Элегрәк Русия тышкы эшләр министрлыгы Әрмәнстанның ОДКБ каршында финанс бурычлары сакланып кала диде.

Мартта Пашинян ОДКБны Азәрбайҗан белән низаг вакытында берни эшләмәүдә гаепләде.

Шулай ук бер көн элек Әрмәнстан белән АКШның үзара мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен стратегик партнерлык форматына кадәр күтәрергә җыенуы билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG