Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Аштиянины кеше үтерүче итеп сурәтләргә тели


Иранның Press TВ каналы зина гаебе белән үлемгә хөкем ителгән Аштияниның иреккә чыгарылуы турындагы хәбәрләрне кире какты.

Иранның инглиз телендә тапшырулар ясаган Press TВ каналы Сәкинә Аштияниның* иреккә чыгарылуы турындагы хәбәрләрне кире какты. Бу хәбәр Аштияни язмышын якыннан күзәткән кеше хокуклары активистларының сөенечен юкка чыгарды.

Аштияниның иреккә чыгарылуы турында ялгыш хәбәр аның яңа сyрәтләренең мәгълүмат чараларында дөнья күрүе белән бәйле.

Press TВ күптән түгел Иранның төньягындагы Оскү шәһәрендәге өендә Aштияниның улы Сәяд Кадирзадә белән бергә төшкән фотоларын күрсәткән иде.

Пәнҗешәмбе көнне Таш атып үтерүгә каршы халыкара комитет Аштияниның иреккә чыгуын хәбәр итте.

ТВ бу рәсемнәрнең Аштияниның камералар алдында ирен ничек үтерүен аңлатканда төшерелгән булуын алга сөрә.

Aштияни улы Сәяд Кадирзадә белән

Press TВ каналы Аштияниның үз өендә ирен ничек үтерүен аңлаткан тапшыруның 10 декабрьдә эфирда күрсәтеләчәген белдерә.

Аштияни кеше үтерүче буларак сурәтләнә

ТВ Аштияниның улы Сәяд Кадерзадә һәм адвокаты Һутаб Киянның да әңгәмәдә үз фикерләрен әйтүен белдерде. Аларның икесе дә Aштияни кебек тоткын.

Аштияниның иреккә чыгуы турында гайбәтләр тиз таралса да, pәсми Иран бу хакта бер белдерү ясамаган иде.

Хәбәрчеләр Иран җитәкчелегенең Aштиянины зина гаебе белән түгел, ә сөеклесе белән бергә элекке ирен үтергән өчен үлемгә хөкем ителүен күрсәтергә тырышуына игътибар юнәлдерә.

Чөнки зина гаебе белән хөкемгә тартылган Aштияниның үлемгә хөкем ителүе халыкара җәмәгатьчелектә зур тавыш куптарган иде.

"Кыргыйларча карар"

Европа Берлеге бу карарның "кыргый карар" булуын әйтте. Ватикан идарәсе дә күптән түгел Аштиянига карата Иран рәсмиләрен рәхимле булырга чакырган иде. Бразилия исә Сәкинәгә сыену тәкъдим итте.

Моңа карамастан, Aштияни тиздән үлемгә хөкем ителергә мөмкин.

(*) 43 яшьлек Сәкинә Аштияни 2006 елда зина гаебе белән ике аерым мәхкәмә тарафыннан үлемгә хөкем ителгән иде. Соңыннан ул иренең үлемендә гаепле табылды. Аштияни бу гаепләүләрне кире кагып, үзенә нахакка яла ягылуын белдерә.
XS
SM
MD
LG