Узып баручы атнага йомгак ясап, шушы атнада дөньяның төрле төбәкләрендә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәбез. Башка фотогалереяларны безнең архивта карый аласыз.
Атна мизгелләре (24-30 июнь 2024)

1
25-26 июнь көннәрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендәге Өремче шәһәренә килде. Ул анда "Кытай - Евразия" форумында катнашты. Бер уңайдан Өремчедәге тарихи татар мәчетен дә зиярәт итте. Интернетта мәчетнең буш булуына, имам һәм делегация кешеләреннән тыш беркем дә булмавына игътибар иттеләр.

2
Мәскәүдә "Алтын битлек" фестивалендә катнашкан урам артистлары урыс солдаты сурәтләнгән инсталляция яныннан уза. Әйткәндәй, "Алтын битлек" премиясе быел Татарстанның өч театрына бирелде. Татар театры әһелләре моңа бик куанды, ә менә композитор Дмитрий Курляндский Украинадагы сугышка һәм Русиядәге репрессияләргә протест йөзеннән әлеге бүләктән баш тартты.

3
Русия хәрбиләре бу атнада да Украина шәһәрләрен утка тотуын дәвам итте. Донецки өлкәсенең Селидове шәһәрендә Русиянең һава һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән торак йортта яшәүче бер ханым тәрәзәдән әйберен кага.

4
Донецки өлкәсе Покровски шәһәрендә бер ир Русиянең ракет һөҗүменнән зыян күргән машинасы янында тора.

5
Донецки өлкәсенең көнчыгышындагы Дружкивка шәһәрендә бер ир Русия һөҗүменнән чыккан янгынны сүндерергә тырыша.

6
Одессада бер малай Русиянең ракет һөҗүме булган урыныннан ерак түгел җирдә таганда атына.

7
Бу атнада Германиядә Европа футбол беренчелеге дәвам итте. Берничә уен көтелмәгән нәтиҗә китерде. 26 июньдә Грузия Португалияне җиңде (2:0). Беренче голны Хвича Кварацхелия (фотода) кертте. 2019-2022 елларда ул Казан Рубинында уйнаган иде.

8
Бу җиңүдән соң Тбилисида халык урамнарга чыгып төне буе бәйрәм итте. Грузия плей-оффка чыкты һәм 30 июньдә Испаниягә каршый уйный.

9
29 июнь шимбә көнне Берлинда беренче плей-офф уены узды, Швейцария такымы (фотода) хәзерге чемпион Италияне 2:0 исәбенә җиңеп чирек финалга чыкты.

10
Швейцария такымының хәзерге тренеры - Мурат Якын (фотода), чыгышы белән төрек, 2014-2015 сезонында Мәскәүнең Спартак такымын җитәкләде һәм беренче рәсми уены белән Казанга килеп 4:0 исәбенә Рубинны тар-мар итеп киткән иде.

11
29 июнь шимбә көнне Дортмундта узган икенче плей-офф уенда Германия 2:0 исәбенә Данияне җиңеп чирек финалга чыкты. Германиянең икенче голын Җамал Мусиала (фотода ак киемдә) кертте.

12
Бу атнада Азатлык радиосы үзенең Азатлык сүзлеген тәкъдим итте. Әлеге проект — Азатлык радиосының 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасы. Проектны монда таба аласыз.