Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Хәлим "кол халыкларны" яклауны үтенә


Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

Язучы, татарны коллыкка төшкән ди. Ул элеккеге cовет республикалары президентларыннан ярдәм сорый.

Гадәт буенча АКШта PL-86/90 санлы «Коллыкка төшкән халыклар» турындагы канун нигезендә июльнең узган өченче атнасы коллыкка төшкән халыклар атнасы буларак ("Captive Nations Week") билгеләнә.

Бу нисбәттән татар язучысы Айдар Хәлим Украина, Грузия, Латвия, Эстония, Казакъстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Кыргызыстан, Таҗикстан, Молдавия президентларына ачык хат юллый. Ул алардан “Русиядәге коллыкка төшкән халыкларны яклау көнен”дә оештыруны сорый.

Баксаң, Америка канунына СССРдан кергән исемлектәге халыклар барысы да диярлек бәйсезлек алып бетерә язган. “Соңгы егерме елда дәүләтсез бары тик бер татар халкы – Идел-Урал гына калды”, дип яза ул. Хәлим Идел-Уралны “беренче коллыкка эләгүче” дип атый. Ә PL-86/90 санлы канун исемлегенә Идел-Урал да кергән.

Һәм бу канун үз милләтчелекләре, татарофобиягә дә хас булган урысчыларда борчылу уята. Аларның АКШта яшәүче өлеше дә, Русиядәге өлеше дә шул канунны юкка чыгару өчен тырышуы билгеле. Быелгы җәйдә дә алар АКШ җиткәчелегенә тагын бер мөрәҗәгать белән чыкты. Канунны урысчылар урыска каршы дип таба. Шулай ук алар Идел-Урал дип аталган “халык” булмавына, ягъни булмаган халыкның дәүләте дә була алмавына басым ясый.

Әйтик, “Новая политика” интернет журналы бу канунга ишарә итеп, Америкадагы геосәясәтче Збигнев Бжезинскийның Русияне кулланып җимерергә теләвен язды. Милли республикалар булуы исә, Русия бөтенлеген тарката башлауга сәбәп була ала, дип языла.

Ә Айдар Хәлим бу канунны кимсетелгән халыкларны яклаучы дип саный. Һәм ул: “Татар халкы киләчәге куркыныч астында”, ди. Язучы Русиядәге татар хәлен бүген дә аяныч, дип таба. “Мәктәпләрдә көчләп чукындыру башланды. Армиядә поплык, татар хәрбиләрен чукындыру бара”, дип зарлана татар милли мәҗлесе рәисе.

Индус Таһиров

Ә нәрсә соң ул Идел-Урал? Бу турыда Азатлык радиосында Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, тарих фәннәре докторы, халык депутаты Индус Таһиров сөйләгән иде.

Индус Таһиров: “1910нчы елларда ук татар яшьләре дәүләтчелек торгызу идеясен кузгаталар. Петербург шәһәрендә татар студентлары “Татар учагы” дигән оешма төзиләр. Шушы оешмада дәүләтчелек проблемалары тикшерелә. Идел-Урал дәүләтен торгызу идеясе нәкъ менә шуннан башлана. 1917нче елның маенда, мөселман съездында Нижгар мулласы Абдулла Сөләймани штат идеясен күтәреп чыга”, дигән иде ул. 1918 елда исә Идел-Урал дигән дәүләт төзүгә рәсми омтылыш була.

XS
SM
MD
LG