"Азатлык" татар яшьләре берлеге Русиядә тыелган һәм террорчы оешма дип табылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на катышын кире кагып белдерү чыгарды. Әлеге белдерүендә берлек үзенең эшчәнлеген туктатып торуы турында җиткерә.
"Хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга, канунсыз оешмаларны финансларга чакырган һәм башка канунга каршы килә торган эшчәнлеккә катышыбыз булуын катгый рәвештә кире кагабыз. Мондый гаепләүләргә бернинди нигез дә юк, бу оешмабызны кимсетүгә генә юнәлдерелгән. Безнең төп максат – татар халкының хокукларын, ирекләрен һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау", диелә белдерүдә.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге үзенең хокук яклау, мәгариф эшчәнлеге алып баруын искәртә. "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на катышы булуы турында медиада таралган гаепләүләрне ялган дип атый һәм моны актив эшчәнлеккә йогынты ясау, оешмага басым омтылышы дип саный. "Бу гамәлләр безнең абруйны какшатуга һәм татар халкы мәнфәгатьләрен яклаудагы тырышлыкларыбызны зәгыйфьләндерүгә юнәлтелгән", ди.
Хәзерге вакытта берлек әгъзалары юристлар белән киңәшләшүен яза. "Әмма бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып, "Азатлык" татар яшьләре берлеге вакытлыча эшчәнлеген туктатып торырга карар кылды, бу хакта рәсми белдерәбез", диелә белдерүдә.
Моны сивил активистларны берлек белән бәйләргә тырышмасыннар, аларга басым булмасын өчен эшләүләре әйтелә.
"Кешеләр – татар халкының иң кыйммәтле әйберсе. Биналарны, һәйкәлләрне торгызырга, дәүләт төзергә мөмкин, әмма моны бары тик кешеләр генә эшли ала, алар безнең өчен мөһим", диелә белдерүдә. Шул ук вакытта берлек татар милли хәрәкәтеннән китмәвен искәртә.
Моңа кадәр "Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин да әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
- Русия Югары мәхкәмәсе 22 ноябрьдә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын һәм оешманың 172 бүлекчәсен террорчы оешмалар исемлегенә кертте. ФСБ әлеге исемлекне 10 гыйнварда чыгарды. Бу исемлектә Татарстанга һәм Башкорстанга бәйле оешмалар да бар. Фәрит Зәкиев җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" оешмасы бар. Әлеге оешмаларның постларын репостлаучыларга "террорчылыкны аклау" маддәсе яный.
- 2023 елның мартында Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган хәрәкәт "теләнмәгән" оешма дип танылды. 2024 елның ноябрендә ул террорчылар исемлегенә кертелде. Русия прокуратурасы "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр "чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепаратистик хәрәкәтләр" Русияне аерым дәүләтләргә бүлүне максат итеп куя диде.
- "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы Польшада теркәлгән.Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп максты - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
- Форум спикерлары арасында татар активисты Нәфис Кашапов, башкорт активисты Руслан Габбасов, Русия оппозиционеры Илья Пономарев, Америка аналитигы Януш Бугайски һәм башкалар бар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум