Accessibility links

Кайнар хәбәр

Azerbaijan Airlines-та Актаудагы очкыч казасына "тышкы йогынты" сәбәпче булган дип белдерделәр


Бакудан Грозныйга очкан Azerbaijan Airlines очкычы килеп төшкән урын
Бакудан Грозныйга очкан Azerbaijan Airlines очкычы килеп төшкән урын

Азәрбайҗанның дигитал үсеш һәм транспорт министры Рәшәд Нәбиев та "тышкы тыкшыну" хакында белдерде.

Очкычы 25 декабрь көнне Грозныйга төшеп утыра алмыйча Казакъстанга очкач һәм анда килеп төшкәннән соң, Azerbaijan Airlines һава ширкәте 28 декабрьдән башлап Русиянең 10 шәһәренә очышларны туктатып торачагы турында игълан итте. Ширкәттә фаҗиганең беренчел сәбәбе дип "физик һәм техник тыкшыну" булуын атадылар.

Минераль Сулар, Сочи, Волгоград, Уфа, Самар, Грозный, Махачкала, Сарытау, Түбән Новгород һәм Владикавказга очышлар туктатып торыла. Embraer 190 очкычының фаҗигасен "тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре" һәм очышлар өчен "куркыныч булу ихтималын" исәпкә алып шундый карарга килүләре әйтелә.

Азәрбайҗанның дигитал үсеш һәм транспорт министры Рәшәд Нәбиев та "тышкы тыкшыну" хакында белдерде.

Җәрәхәтләнгән юлчылар һәм исән калган экипаж әгъзалары Грозный күгендә шартлау тавышы ишетүләрен җиткерде, диде ул.

"Юлчыларны озата барган хезмәткәрләрнең берсенең кулы яраланган. Шулай ук социаль челтәрләр һәм медиадагы кадрлардан бер хатын-кызның кулы белән аягы җәрәхәтләнүе күренә. Очкыч канатында тишекләр, ә очкыч эчендә ярчыкларның эзләре һәм фюзеляжның зарарлануы күренә. Зыян күргән Русия ватандашлары да Грозный күгендә өч шартлау ишетүен әйтә. Алар шартлау тавышлары тышкы яктан килде, шуннан соң нәрсәдер очкычка бәрде, ди", дип сөйләде ул.

Министр фаҗигадән соң медиада очкыч кошлар белән бәрелешкән дигән фаразлар булуын да телгә алды. "Әмма белгечләрнең беренчел нәтиҗәләре тышкы тыкшыну булуын күрсәтә. Бу хакта шаһитләрнең күрсәтмәләре һәм җирдәге очкыч калдыкларының тышкы кыяфәте дә сөйли. Тыкшыну вакытында кулланылган коралның нинди төргә каравын тикшерү ачыклар", диде Нәбиев.

Бүген, 27 декабрьдә Росавиация башлыгы Дмитрий Ядров Azerbaijan Airlines очкычы килеп төшәр алдыннан, Грозный һава аланында дроннар һөҗүме аркасында "келәм" планы кертелде, дип таныган иде. Мондый вакытта очышлар һәм очып китүләр өчен һава аланы ябыла, ә бөтен очкычлар куркыныч зонадан китәргә тиеш була. Шул ук вакытта Ядров очкыч пилоты Грозныйга ике тапкыр төшеп утырмакчы булган, әмма томан аркасында моны эшли алмаган, дип белдерде. Аның сүзләренчә, диспетчерлар капитанга Русиянең якындагы һава аланнарына төшеп утырырга тәкъдим иткән, әмма очучылар Казаксътанның Актау шәһәренә очарга карар кылган.

  • 25 декабрьдә Казакъстанның көнбатышында, Актау шәһәрендә Azerbaijan Airlines һава ширкәте очкычы килеп төште. Очкыч Азәрбайҗан башкаласы Бакудан Чечня башкаласы Грозныйга юл тоткан булган. Очкычта 67 юлчы булган, 38 кеше үлде.
  • Медиа чыганаклары әйтүенчә, очкычны Грозный тирәсендәге "Панцирь" һава һөҗүменнән саклану комплексы ракеты зарарлаган булуы бар. Әмма фаҗигага китергән сәбәп әлегә рәсми әйтелмәде.
  • Бүген Минераль Суларга очкан Azerbaijan Airlines очкычы Бакуга кире борылып кайтты. Бу хакта һава ширкәтенең матбкгат хезмәтенә сылтама белән Report җиткерә.
  • Flightradar24 белешмәләренчә, очкыч 150ләп километр гына очкан да, кире борылып Бакуга киткән. "Можем объяснить" Telegram-канаалы ышандыруынча, очкыч командиры хезмәттәшләренең үлеменнән соң Русиягә очудан баш тарткан. Русиягә башка азәрбайҗан очучылары да очудан баш тарта, дип яза канал.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG