Accessibility links

Кайнар хәбәр

Xөкүмәтне тәнкыйтьләгән aзәри блогчылар азат ителде


Азәрбайҗанда хөкүмәтне тәнкыйтьләгән өчен төрмәгә утыртылган блогчыларның икесе дә иреккә чыгарылды. Алар үз блогларында илдәге ришвәтчелекне сатирик рәвештә тәнкыйтьләгән иде.

Азәрбайҗанда хөкүмәтне тәнкыйтьләгән яшьләр хулиганлыкта гаепләнеп 2,5 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Алар былтыр хөкүмәт кылган сәер гамәлләрне үзләренчә юмор белән сурәтләгән иде.

Аларның интернетта урнаштырылган "Азәрбайҗанда ишәк булу" исемле видеосы яшьләр арасында киң таралды. Ишәк костюмы киеп журналистлар белән очрашкан блогчы Азәрбайҗанның рәсми даирәләрендә чәчәк аткан коррупцияне сурәтләгән иде.

"Карар - оппозицияне куркыту өчен"

Блогчыларның хөкүмәтне тәнкыйтьләгәне өчен хулиганлыкта гаепләнеп кулга алынуы халыкара җәмәгатьчелектә дә зур каршылык тудырды. Хокук яклаучылар блоггерлар үз фикерләрен белдергәне өчен хөкем ителде дип саный.



Пәнҗешәмбедә Баку мәхкәмәсе интернетта блог язучы Аднан Хаҗизадәне иреккә чыгару карарын кабул итте. Хаҗизадә хөкем карарының яртысын утырып чыкканнан соң аны агымдагы мәхкәмә утырышында ук азат иттеләр. Хаҗизадә белән бергә кулга алынган Әмин Милли исә җомга көнне иреккә чыгарылды.

Блогчылар үзләренә каршы булган төрмә җәзасын илдәге оппозиция активистларын куркыту максатында чыгарылуын белдерә.

Азат ителгәннән соң Хаҗизадә "Азатлык" радиосына гөнаһсыз булуын һәм үзенә каршы юнәлдерелгән барлык гаепләүләрдән арыначагын әйтте:

"Беренче чиратта мин җинаятьче түгелмен, бу нисбәттән миңа төрмәдә начар мөгамәлә дә булмады. Бу бер яктан гадел иде. Ләкин мин бөтенләй гөнаһсыз булуымны исбатларга телим. Чөнки мин хулиган түгелмен", диде ул.

Мәгълүм булганча, Хаҗизадә белән Әмин Милли "youtubе" аша таралган видео белән танылды.

Хакимият тәнкыйтьләргә түзми

Алар "Азәрбайҗанда ишәк булу" видео белән хакимияттәге ришвәтчелек очракларын җәмәгатьчелек игътибарына күрсәткән иде. Ләкин аларның бу адымы президент Илһам Алиев һәм аның ярдәмчеләренең ачуын чыгарды. Соңгы елларда Азәрбайҗанда хакимият үзенә каршы булган тәнкыйтьләргә түземсезлек белән карый.

Аларның юмор эчтәлекле бу видеолары өчен хөкемгә тартылуы мәгълүмат чараларында һәм чит ил сәясәтчеләрендә ризасызлык тудырды. Алар хакимиятне бу гамәле өчен тәнкыйтьләде.

АКШ президенты Барак Обама да Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән очрашуы вакытында блогчыларны иреккә чыгарылуын таләп иткән иде.

Хаҗизадә иреккә чыкканнан соң да элекке эшен туктатмаячагын, интернеттагы видео блогы эшен дәвам итәчәген әйтте. Ул шулай ук Азәрбайҗан яшьләр хәрәкәтендә дә актив роль уйный. Хаҗизадә хөкем карарына карамастан фикерләренең үзгәрмәвен әйтә.

Хаҗизадәнең иреккә чыгарылуы шулай ук илдә узган парламент сайлавы нәтиҗәләре билгеле булганга ике атна тулган вакытка туры килә. Хакимияттәге Алиев партиясе һәм аларга беректәш булган намзәтләр күпчелек тавыш җыйган иде.

Җирле кеше хокуклары оешмасы "Human Rights House" хакимиятнең халыкара тәнкыйтьләрне киметү максатында блогчының азат ителүен белдерә.

Ишәк (Esel Heinz) белән әңгәмә

Хаҗизадә "ОЛ" исемле яшьләр хәрәкәте башлыгы. Ул хакимиятне тәнкыйтьләгән һәм илдәге яшьләрнең иҗтимагый проблемнарны чагылдырган сатирик видеоларны интернетта тарата. Хакимият сәясәтен тәнкыйтьләгән Әмин Милли дә Facebook кебек социаль сәхифәләрдә хакимият кылган хаталарны тәнкыйтьләү эшендә әүзем катнашкан.

"ОЛ" яшьләр хәрәкәтенең соңгы видео язмаларының берсендә хакимиятнең нефть акчасын ничек исраф итүе сурәтләнә.



Былтыр җирле мәгълүмат чаралары һәрберсе 41 мең доллар торган 2 ишәк сатып алынуын хәбәр иткәннән соң, оппозиция активистлары бу хәбәрне үз блогларына урнаштырган иде.

Алар ишәк костюмыннан киенеп танылган бер ресторанда матбугат очрашуы уздырды һәм Азәрбайҗанда "ишәк" булып уңышка ирешүнең ни кадәр ансат булуы турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG