Accessibility links

Кайнар хәбәр

Oппозиция активистына төрмә җәзасы


Азәрбайҗанда хакимиятне тәнкыйтьләгән ике яшь оппозиция вәкиле хулиганлыкта гаепләнеп, ике ел ярымга төрмәгә хөкем ителде.

Азәрбайҗан мәхкәмәсе илдә мәгълүмат чаралары иреклегенең кысылуын интернеттагы блогында тәнкыйтьләгән ике оппозиция тарафдарын төрмәгә хөкем итте.

Мәхкәмә 26 яшьлек Аднан Хаҗизадә белән 30 яшендәге Әмин Миллигә ике ел ярымга төрмә җәзасы бирде.

Хаҗизадә "ОЛ" исемле яшьләр хәрәкәте башлыгы. Ул хакимиятне тәнкыйтьләгән һәм илдәге яшьләрнең иҗтимагый проблемаларны чагылдырган сатирик видеоларны интернетта тарата. Хакимият сәясәтен тәнкыйтьләгән Әмин Милли дә Facebook кебек социаль сәхифәләрдә, хакимият кылган хаталарны тәнкыйтьләү эшендә әүзем катнашкан.

"ОЛ" исемле яшьләр хәрәкәтенең соңгы видео язмаларының берсендә, хакимиятнең нефть акчасын ничек исраф итүен сурәтли.

Күптән түгел җирле мәгълүмат чаралары һәр берсе 41 мең доллар торган 2 ишәк сатып алынуын хәбәр иткәннән соң, оппозиция активистлары бу хәбәрне үз блогларына урнаштырды.

Алар ишәк кәчтүменнән киенеп танылган бер ресторанда матбугат очрашуы уздырды һәм Азәрбайҗанда "ишәк" булып уңышка ирешүнең ни кадәр ансат булуы турында сөйләде.

Бу видео аларның кулга алуына зур роль уйный дип исәпләнә.

Чөнки Көньяк Кавказда "ишәк" сүзе кешене акылсыз булуын аңлата һәм мыскыллау мәгънәсендә кулланыла.

Һаҗизадә белән Әмингә видеога төшкән ресторанда һөҗүм була. Соңыннан полиция аларны хулиганлыкта гаепләп, кулга ала. Соңыннан аларга мәхкәмә эше ачыла.

Хаҗизадәнең әтисе улына каршы бирелгән карар турында радиобызга болай сөйләде:

"Мәхкәмәнең бу карары Азәрбайҗан һәм аның абруен төшерә. Мин мәхкәмәнең ни өчен мондый карар чыгаруын аңламыйм. Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез. Аднан белән Әмин үзләренә ышана, алар мәхкәмәдә дә үзләрен яхшы алып барды", диде ул.

Оппозиция тарафдарлары мәсьәлә югары мәхкәмәдә чишелмәгән очракта аны Европа мәхкәмәсенә тапшырачакларын әйтә.

Хөкем турында Бакыдагы сәясәт белгече Илгар Мәммадов, оппозиция активистларының кулга алынуы яшьләргә үзенчә бер кисәтү булды дигән карашта тора.

"Аларның кулга алынуы яшь активистларга гына түгел, сәясәт һәм иҗтимагый тормыш белән кызыксынган барлык яшьләр өчен кисәтү иде. Хакимият бик ачык юллама белән чыга: "безнең эшкә тыкшынсагыз болай җәзаларбыз дигәндәй", ди ул.

Мәгълүм булганча, Азәрбайҗанда хакимиятне тәнкыйтьләгән ирекле мәгълүмат чаралары зур басым астында. Журналистларны саклау шурасы соңгы хисабында, Азәрбайҗанны журналистларны кулга алган илләрнең баш исемлегенә кертте.

Азәрбайҗанда 2007-2008 елларда 10 журналист кулга алынган.
XS
SM
MD
LG