Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның иң серле мәгълүмат үзәге


Швецияның иң зур интернет хезмәте тәэмин иткән Bahnhof ширкәте тарафыннаy җир астында төзелгән мәгълүмат үзәге, Джеймс Бонд фильмнарындагы серле бүлмәләрне хәтерләтә.

“Пионен” исемле үзәк Стокгольм шәһәре янында, элек салкын сугыш вакытында төзелгән атом корылмасында урнашкан. Үзәкне төзегән оешма төзү проектын гамәлгә ашырганда бары тик техник шартларны гына күз алдында тотмавын, шул ук вакытта анда эшләгән кешеләргә уңайлык тудыру өчен тырышуын белдерә. Төзелештә шулай ук фантастик фильмнарның да тәэсире булмый калмаган.

"Мин гадәттә фантастик фильмнарны карарга яратам", ди Bahnhof ширкәтенең идәрә башлыгы Йон Карлунг. "Миңа Джеймс Бонд уйнаган фильмнар илһам бирде. Гадәти эш урыны булдыру отышлы булмас иде, ул башка җирләрдән аерылып торырга тиеш иде", ди Карлунг.



Салкын сугыш чорыннан калган хәрби-атом коралмасында төзелгән үзәк, элекке вакыттагы "Пионен ак тавы" код исемен йөртә.

1.110 квадрат метрлы мәйданга җәелгән корылма, 30 метрлы гранит таш кыя астына төзелгән булган.

бинаның элекке күренеше


Үзәк гидроген бомбасына чыдый алыр көчтә.

“Пионен” Скандинавиядә иң яхшы интернет чилтәре булган бина


Галәм темасына багышланган конференция залы




Kонференция залыннан күренеш (идәне ай җирлегенә охшатылган), уңда электр моторлары булмәсе



Ясалма чишмә һәм яшел чәчәкләр коридорны бизи



Ут сүнгән вакытта, электр белән тәэмин итүче өстәмә су асты моторлары



Офис, кухня, һаваландыру, машиналар бүлмәсе, суыткыч җиһазлар


Kүркәм эш урыннарына очраганыгыз булдымы?
Сез җибәргән сылтама һәм мәгълүматлар безне шатландырыр иде.
XS
SM
MD
LG