Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларны үзләренә кул салырга этәргәне өчен хөкем ителгән ир, сугыштан кайткач, укучыларга ватанпәрвәрлек дәресләре бирә башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2019 елда Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә яшәүче Глазовны үсмерләрне үзләрен үтерергә этәргәне өчен алты ел колониягә хөкем итәләр. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, ул "ВКонтакте"дагы сәхифәләрдә үзләренә кул салырга җыенучылар өчен мәгълүматлар урнаштырган.

Үсмерләрне үзләренә кул салырга этәргән өчен алты ел төрмәгә хөкем ителеп, соңрак Украинадагы сугышта катнашканга күрә вакытыннан алда азат ителгән Александр Глазов Мәскәү яны мәктәпләрендә ватанпәрвәрлек турында лекцияләр укый. Бу хакта "ГоворитНеМосква" Telegram-каналы яза. Канал аның балалар каршында чыгыш ясавы турындагы мәгълүматны "Боевое братство" Русиякүләм ветераннар берләшмәсе сайтында тапкан.

Бу хәбәрдә әйтелгәнчә, "Ватанпәрвәрлек нәрсәдән башлана" дигән чара кысаларында Глазов Мәскәү өлкәсендәге Котельники шәһәрендәге 1нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучыларына "махсус хәрби операция"дә (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай дип атый) хезмәт итү турында сөйләгән.

2019 елда Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә яшәүче Глазовны үсмерләрне үзләрен үтерергә этәргәне өчен алты ел колониягә хөкем итәләр. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, ул "ВКонтакте"дагы сәхифәләрдә үзләренә кул салырга җыенучылар өчен мәгълүматлар урнаштырган.

Мәхкәмәдә Глазов гаебен таныган. Ул "Зәңгәр кит" "уенын" уйнадым дип белдергән. Кураторлары кушкан биремнәрне үтәп, үсмерләргә йорт түбәләренә һәм төзелеш краннарына менәргә һәм үзләрен фотога төшерергә яки килгән поезд каршысыннан йөгереп тимер юл аша үтәргә тәкъдим иткән. Соңрак аның үзенә куратор булырга тәкъдим иткәннәр һәм һәр "уенчы" өчен 800 мең сум түләргә сүз биргәннәр диелә.

Глазов бер кызны үзенә кул салырга омтылу дәрәҗәсенә җиткергән, тик кызны полиция коткарырга җитешкән диелә.

"Зәңгәр кит" уены турында 2016 елда билгеле булды. "Новая газета"да "Группы смерти" дигән язма чыккан иде. "Зәңгәр кит" уенчылары булу өчен социаль челтәрдәге кулланучылар үзләренең сәхифәләрендә махсус хештеглар калдырды, шуннан соң алар белән куратор элемтәгә чыга һәм күрсәтмәләр бирә иде.

Глазов Украинадагы сугышта булганнан соң вакытыннан алда иреккә чыккан. Ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән бәйле фотоларын чыгарган. Аның сугышта ничә ай булуы билгеле түгел, әмма яраланган дип фаразлана.

  • 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлады. Бу Русиянең мәгариф системына да нык йогынты ясады. Аерым алганда укучыларны хәрбиләргә киемнәр тегәргә, окоп шәмнәре ясарга, яшеренү ятьмәләре үрергә җәлеп итәләр, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында контракт белән хәрби хезмәткә бару рекламнары урнаштыралар. Өлкән сыйныф укучыларына "Башлангыч хәрби әзерлек" кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG