Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран һөҗүмнәрдә көнбатышны гаепли


Иран рәсмиләре илнең көньягындагы интиһар һөҗүмендә чит ил көчләрен гаепләде. Инкыйлаб сакчыларына каршы булган һөҗүмдә кимендә 42 кеше үлде.

Тәһран рәсмиләре илнең көньягында булган интиһар һөҗүмендә АКШ, Британия һәм Пакстан күзләү идарәләрен гаепләде.

Бу хакта Инкыйлаб сакчылары башлыгы, генерал Мөхәммәд Али Җафәри болай диде:

"Вакыйгадан соң табылган дәлилләр Җундулла төркеме башлыгы Габделмәлек Ригинең АКШ, Британия һәм кызганычка каршы Пакстан күзләү идарәсе белән бәйләнеше булуын күрсәтә. Төркем башлыгы бу гамәлләрен әлеге оешмаларның карамагында башкара", диде.

Иранның көньягында Инкыйлаб сакчыларына каршы булган интиһар һөҗүмендә 42 кеше һәлак булган. Иран үлгәннәр арасында югары хәрби башлыклар һәм өлкән кабилә вәкилләренең булуын әйтә.

АКШ, Британия һәм Пакстан хакимиятләре Җундалла төркеме тарафыннан оештырылган әлеге канлы һөҗүмне хөкем итте.

Пакстан тышкы эшләр министрлыгы, Пакстан белән Җундулла төркеме арасында бәйләнеш булуы турындагы гаепләүләрне кире кага.

Министр сүзчесе Габдел Басит Пакстанның Иран белән "дустанә мөнәсәбәтенә" басым ясап, Җундулла башлыгының Пакстанда яшеренүе турындагы гаепләүләрнең дөрес булмавын әйтте.

Иран мәгълүмат чаралары җыелыш вакытында ике җирдә булган һөҗүмдә инкыйлаб сакчыларыннан 5 югары вәкилнең үтерелүен белдерде.

Әлеге көтелмәгәндә килеп чыккан һөҗүм Иран тарафында зур ачу уятты.

19 октябрьдә халыкара атом идарәсе вәкилләре Иран белән төбәктә низаг тудырган атом күнегүләр мәсьәләсе турында сөйләшергә җыена иде.

Җундулла төркеме һәм Бәлүҗестан

Иран дәүләт мәгълүмат чаралары, Пакстанга чиктәш Бәлүҗестан вилаятендәге һөҗүмнең асыл һәдәфнең xәрби һәм кабилә башлыклары арасындагы сөйләшүләргә махсус юнәлдерелүен язды.

Иран белән Пакстан чигенә якын урнашкан Бәлүҗестан виләятендә халыкның күпчелеге сөнниләр. Иран моннан элек Җундалла исемле сөнни төркемен төбәктә террорчылык эшләүдә гаели иде.

Иранның Әфган һәм Пакстан чигендәге Бәлүҗстан вилаятендә шулай ук наркотик, яшертен мал кертү һәм кеше урлау кебек хәлләр еш булгалый.

Иран Халык фронты хәрәкәте дип аталган Җундулла төркеме, үзенең сөнни азчылыкка карата булган сәяси һәм дини басымга каршы торуын белдерә.
XS
SM
MD
LG