Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортостанда ике полиция хезмәткәрен көч кулланган һәм акча белән хәрәмләшкән өчен хөкем итәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар бер җинаятьнең шаһите булган ирне кыйнаганнар, аңа син бу җинаятьтә катнашучы булып торасың дигәннәр, соңрак җинаять эзәрлекләвеннән азат итәбез дип акча сораганнар. Акчасы булмагач, машинасын саттырганнар.

Башкортстанда Стәрлетамак полиция бүлекчәсенең элекке җитәкче урынбасары Юлиан Ямлеханов белән җинаять эзләве җитәкчесенең элекке урынбасары Андрей Семенов вәкаләтләрен арттыруда (Русия Җинаять Кодексының 286 маддәсе, 3 өлеше, "а", "г", "е" пунктлары) һәм зур күләмдә акча белән хәрәмләшүдә (Җинаять кодексының 159 маддәсе, 3 өлеше) гаепләнә.

Бу хакта Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте җиткерә. Сүз нәкъ менә Ямлеханов белән Семенов турында баруын исә "Коммерсантъ" ачыклаган.

Җинаять эше материалларына күрә, узган елның августында полициягә Стәрлетамакта яшәүчене китергәннәр, ул бер җинаятьнең шаһите булган. Ямлеханов белән Семенов аны кыйнаган һәм җинаятьне кылучыларның берсе булуына ышандырган.

Җинаять җаваплылыгыннан аз итәбез дип бу ике элекке полиция хезмәткәре ирдән акча сораган, диелә. Ирнең акчасы булмаган һәм ул үзенең 350 мең сумлык Hyundai Sonata машинасын полиция хезмәткәрләренең берсенең танышына очсыздан гына 200 мең сумга сатарга мәҗбүр булган. Эшләгән акчаларын Ямлеханов белән Семенов икегә бүлгән диелә.

Бу җинаятьне эчке эшләр министрлыгының шәхси иминлек бүлекчәсе оперативниклары ачыклаган. Гаепләнүчеләрне эштән куганнар. Алар гаебен таныган. Әлегә мәхкәмә утырышының көне билгеләнмәгән.

  • Берничә ел элек Башкортстанның элеккеге ЮХИДИ хезмәткәрләренә җинаять эше ачылган иде.

    Алар кешеләргә имтихансыз гына машина йөртү таныклыгы алырга ярдәм иткән. Таныклык алучылар юл йөрү иминлеге кагыйдәләрен белмәгән, машина йөртү тәҗрибәсе булмаган кешеләргә дә таныклык биргәннәр диелә. Тикшерү комитеты мәгълүматынча, полиция хезмәткәрләре кимендә 33 мәртәбә ришвәт алган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG