Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре Салаватта яшәүче, федераль эзләүдә булган 29 яшьлек егетне тоткарлаган. Аны "террорчылыкны пропагандалау яки аклау"да шикләнәләр (Русия Җинаят кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше). Бу хакта оешманың матбугат хезмәте җиткерә.
Җинаять эше материалларына күрә, элегрәк хөкем ителгән, беркайда эшләмәүче егет "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә 1999 елда Чечняда терактлар әзерләүдә катнашкан бер кыр хәрби җитәкчесенең эшчәнлеге турында текст чыгарган.
Аны тоткарлаганнар һәм читкә чыкмау турында имза алганнар. Шулай да егет качып китә алган һәм аны федераль эзләүгә биргән булганнар диелә.
Куәт оешмалары вәкилләре егетнең кайда булуын ачыклаган. Аны таныш хатын-кызының фатирында тоткарлап, кулга алганнар. Беренчел тикшерү барганда ул гаебен таныган һәм үкенеч белдергән диелә.
- "Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә 300 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф салырга яки биш елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум