Башкортстан Югары мәхкәмәсе RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны сак астына алуга каршы шикаятьне кире каккан. Бу хакта RusNews җиткерә.
Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. 28 мартта мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсе) гаеплиләр. Коорупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.
"Алар волонтерлыкны "экстремист эшчәнлек" дип күрсәтә. Волонтерлык "экстремист" эшчәнлек түгел. Ольга Комлевага гаепләү белдерелә торган вакыт аралыгында Коррупциягә каршы көрәш фонды теркәлгән һәм канунлы оешма иде", ди аның адвокаты Михаил Лаврентьев.
- Ольга Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Комлева сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
- Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум