Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Алтын Урда чорына караган җирлекне өйрәнәләр


Алтын Урда харитасы, XIV гасыр
Алтын Урда харитасы, XIV гасыр

Анда башкортларның ата-бабалары яшәгән дип саный җирле галимнәр.

Башкортстанның Чишмә районында Алтын Урда чорына караган җирлек өйрәнелә. Казу эшләрен Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенә караган Тарих, тел һәм әдәбият институты алып бара. Казу барышында тап булган табылдыкларны җирле археологлар башкорт тарихы белән бәйләп аңлатырга тырыша.

— Боларның барысы да өйрәнелгән торакта яшәгән халыкның Алтын Урда шәһәрләре белән тыгыз элемтәдә булуын күрсәтә, — дип сөйләгән археолог Никита Савельев "Башинформ" дәүләт агентлыгына. — Казу барышында табылган дөя сөякләре бу халыкның Көньяк Уралдагы кәрван сәүдәсендә катнашуын күрсәтә. Барлык табылдыклар нигезендә, әлеге җирлек XIV гасырга карый һәм ул язма чыганакларда "иштәкләр" дип аталган хәзерге башкортларның бер төркеме белән бәйле булырга мөмкин.

Казу эшләре Дим елгасының сул ярында урнашкан Ябалаклы-1 җирлегендә алып барыла. Биредә археологлар 2021 елдан бирле эшли. Әлеге торакта тимер эшләнмәләр, керамик савыт ватыклары һәм терлек сөякләре табылган. Иң әһәмиятле табышлар арасында таш белән ныгытылган корылма калдыклары, зур таш тегермән, тимер көрәк, зур чуен казан өлеше, төсле ялтыравык белән капланган савытлар һәм бронза көзге бар.

Хәзерге вакытта Дәүләкән шәһәреннән Уфага кадәр Дим елгасы буенда Алтын Урда чорына караган җидедән артык торак булуы билгеле. Аларның күбесе бары тик соңгы елларда гына ачыкланган, ди галимнәр.

  • Соңгы вакытта Татарстан һәм Башкортстан галимнәре арасында Алтын Урда тарихына бәйле бәхәсләр бара. Татарстан ягы уртак тарихны башкортлаштырырга тырышуда гаепли.
  • 2023 елның октябрендә Казан тарихчыларына Уфадагы "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.
  • Хәзер Башкортстан җирлегендә Алтын Урда чорына бәйле берничә төрбә сакланган. Алар арасында Торахан, Хөсәен бәк төрбәләре бар. Аларны еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар. 2016 елда Чишмә районында Хөсәен бәк сөякләре үз төрбәсенә кайтарылды.
  • Быел июльдә Чишмә районында бәхәсләр уяткан Евразия музееның визит үзәге ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG