Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда авыл җирлеге депутатының кибетендә ялган аракы сатуга каршы көрәшкән активистны авылдан куалар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аургазы районының Мәсәле авыл җирлегендә өч депутат бар: берсенең үз кибете, икенчесенең дә бу кибеттә өлеше бар, ә өченчесе анда сатучы булып эшли. Кибеттә ялган хәмер сатыла дип көрәшкән активистны депутатларның берсе авылдан куа. Ул янәсе активист авыл җирлеге башлыгын "бәреп төшерергә" тели ди.

Башкортстанның Аургазы районында авыл җирлеге депутаты активист Александр Федоровка 24 сәгать эчендә авылдан китәргә кушкан. Бу хакта активист үзенең YouTube каналында әйтте, дип яза "Аспекты".

14 апрель көнне Аургазы районының Мәсәле авылында ел саен үтә торган язгы җыен булган. Анда "Надежда" кибете хуҗасы, Мәсәле авыл җирлеге депутаты Надежда Алексеева активистка 24 сәгать эчендә авылдан китәргә кушкан.

Федоров бу җыенның видеосын чыгарган, анда Надежда Алексеева чыгыш ясый. Депутат телефонына янаулы хәбәрләр килүен сөйли.
Янәсе, Александр Федоров белән берлектә яшьләр бу депутатларның урынына килергә һәм авыл җирлеге башлыгын бәреп төшерергә тиеш булган.

"Син мине куркыта алмассың, олак моннан! 24 сәгать - һәм олак моннан!", дип мөрәҗәгать итә ул активистка.

Александр Федоров әлеге низагны авылдагы кибеттә ялган хәмер сатулары белән бәйле ди, аның сүзләренчә литр ярымлык алкоһолне 300 сумга гына саталар. Авыл җирлегенең депутатларының берсе - кибеттә хуҗа, икенчесенең дә кибеттә өлеше бар, ә өченчесе - аның туганы һәм кибетнең сатучысы ди ул. Бу депутатлар "өстәмә акча эшләргә" комачаулаган өчен үзләреннән үч ала дип саный активист. WhatsApртагы төркемдә авыл кешеләрен үзләренә каршы котыртуларын, үзен "сектант" һәм "экстремист" дип атауларын да әйткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG