Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда еллык инфляция 8,76 процентка җиткән


Азык-төлек тауарларыннан барыннан да бигрәк йомырка кыйммәтләнде.

Русия банкы бүлеге саналган Башкортстан банкы мәгълүматына күрә, республикада инфляция июль аенда 8,76% тәшкил иткән. Бу 2023 елның февраленнән бирле иң югары күрсәткеч. Март аенда кимеп алганнан соң Башкортстанда инфляция даими арта бара.

Азык-төлек тауарларыннан иң күбе йомырка (19,25%), икмәк (13,4%) һәм яшелчә (13,19%) кыйммәтләнгән. Азык-төлек булмаган тауарлар арасында барыннан да күбрәк төзелеш материаллары (11,97%), мебель (9,56%) һәм мотор ягулыгы (8,86%) кыйммәтләнгән.

Юлчыларны йөртү 26,6%ка, көнкүреш хезмәтләре 14,4%ка, ә мәдәни ял хезмәтләре 12,23% ка кыйммәтләнде.

26 июльдә Русия банкы мөдирләр шурасы процент ставкасын берьюлы ике пунктка күтәрде. Хәзер ул 18% тәшкил итә. Алдагы тапкыр Үзәк банк ставканы 2023 елның декабрендә үзгәртте, аны 15тән 16%ка кадәр күтәрде.

Ел башыннан 15 июльгә Русиядә бәяләр 4,79%ка арткан. Шул ук вакытта Үзәк Банкның 2024 елга фаразланган иң югары инфляция күрсәткече — 4,8%. Еллык чагылышта 15 июльгә инфляция 9,19% тәшкил иткән (8 июньдә 9,25% булган).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG