Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда канунсыз рәвештә ике ел утырган үсмер журналистлар белән сөйләшкән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Мит тикшерүчегә миңа 15 яшь дип баштан ук әйткән идем. Бернинди җавап булмады", дип белдергән ул журналистларга.

Канунсыз рәвештә ике ел буе утырган Уфа үсмере Mkset журналистлары белән сөйләшкән.

Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар тараткан өчен хөкем итүләре турында язган иде. Гаепләү белдерелгән вакытта аңа 15 яшь кенә булган.

Хөкем карарында әйтелгәнчә, малайны туган көне булып берничә генә көн узгач та тоткарлаганнар. Шулай итеп җинаять кылган вакытта аңа бөтенләй 14 яшь кенә булган, дип яза Mkset.

2022 елның февраленнән декабренә кадәр ул читкә чыкмаска тиеш булган, соңрак аны өч елга ирегеннән мәхрүм итеп тикшерү изоляторына, ә апрельдә колониягә җибәргәннәр, дип искәртелә.

"Мин тикшерүчегә миңа 15 яшь дип баштан ук әйткән идем. Бернинди җавап булмады", дип белдергән ул журналистларга.

Үсмер биш айлап вакытын Пермьдәге төзәтү оешмасында тоткыннар арасында уздырган. Адвокаты шикаять иткәч, эшне Уфаның Дим районы мәхкәмәсенә җибәргәннәр, тик аны анда кабат хөкем иткәннәр.

"Мине соңгы тапкыр Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә быел 22 мартта чакырдылар. Анда чикләү чарасын читкә чыкмау турындагы карарга үзгәртәчәкләрен әйттеләр", дип сөйләгән ул.

Басмага малайның адвокаты әйтүенчә, эш материалларын өйрәнгәч хөкемдарда "чын истерика башланган".

Үсмерне шундук азат иткәннәр һәм хокук яклаучысы әйтүенчә, тавыш купмасын өчен "тыныч кына" акламакчы булганнар, чөнки хөкем иткән чакта аның ике яшькә кечерәк булуын ничек сизмәскә мөмкин булуын аңлатырга туры килер иде.

  • Русия кануннарына ярашлы, кешене җинаять маддәләре нигезендә бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый.
  • "Баланы канунсыз эзәрлекләгәннәр, хөкем иткәннәр, һәм нәтиҗәдә ул шундый яшь килеш рухи газаплар, борчулар, психологик яра кичерергә мәҗбүр була", дип фикер белдергән иде малайның адвокаты Айгөл Лесина.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG