Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүчеләр шифаханә территориясен ябып куюлары аркасында халык җыенына чыккан


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Архив фотосы
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Архив фотосы

Анда Хәбировка сарай төзиләр дип фаразлана. Башкортстан хакимиятләре моны кире кага. Коттеджларны шифаханәгә ял итергә килгәннәр өчен төзибез ди.

Башкортстанның Гафури районы Красноусол авылында яшәүчеләр "Красноусол" шифаханәсе мөдире Рамил Бәдретдиновны тәнкыйтьли. Яңа мөдир үз тәртипләрен керткән - шифаханә биләмәләрен җирле халыктан ябып куйган, анда керүне түләүле иткән, машиналарның баажникларын да тикшерә башлаганнар. Шул сәбәпле җирле кешеләр халык җыены үткәргән, дип җиткерә "Однажды в Башкирии" Telegram-каналы.

Красноусолда яшәүчеләр йортларның идән асларында һәм урамда утны сүндерделәр, дип зарлана. Алар яшәгән йортлар янында өч метрлы койма тотып куйганнар. Төзелеш калдыкларын исә якындагы сулыкларга ташлыйлар, дип сөйли алар. Шулай ук Красноусол авылы халкы кешеләрне күпләп шифаханәдән эштән куалар ди.

"Однажды в Башкирии" мәгълүматынча, шифаханә территориясендә республика башлыгы Радий Хәбировка сарай төзиләр. Ә аңа якын җирләрдә "йогынты ясардай затлар" - җирле куәт оешмаларының җитәкчеләре өчен коттеджлар салалар диелә. Шифаханә мөдирен исә Хәбировның әшнәсе дип атаганнар.

Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятләре түрәләр өчен коттедж салынуын кире кага, монда шифаханәгә ял итәргә килгәннәр өчен дип коттеджлар төзибез ди.

  • Быел февральдә Башкортстанның югары түрәләре өчен кирәкле сатып алуларны башкаручы 2нче хуҗалык идарәсе республика башлыгы Радий Хәбировның өч сараендагы биләмәләрне тәртиптә тоту өчен кеше эзләде. 19 һәм 9 мең дүрткел метр мәйданлы ике объект Уфадагы Зорге урамы 55нче йорт һәм Пушкин урамы 103/1нче йорт адресларында урнашкан. Өченчесе — 430 мең дүрткел метрлысы Кырмыскалы районының Подлуб авыл җирлегендә.
  • 26 гыйнварда Уфада Хәбиров хөрмәтенә зур концерт оештырылган иде. Бу чара Башкортстанның Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, үтте.
  • Хәбировтан үзен хуплаттырып концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп иттеләр. Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә дәваланучы авыру Алсу Заманова "Бу концертка күпме акча тотылган иде!?", дип видео яздырды. Ул концертка киткән акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә тотып булыр иде диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG