Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы мәхкәмә хатынын кыйнауда гаепләнүче ирне тикшерү изоляторына җибәргән. Ул сугышка китмәкче булган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, Яңа ел алдыннан ир ике тапкыр хатыны Екатеринаны кыйнаган.

23 майда Башкортстанның Иглин районара мәхкәмәсе 39 яшьлек Александрны сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңел зарар китерү (Җинаять кодексының 115нче маддәсе, 1нче өлеше) һәм үтерү белән янау (Җинаять кодексының 119нчы маддәсе, 1нче өлеше) гаепләве белән сак астына алган.

Бу хакта "Травмпункт" проекты җиткерә.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, Яңа ел алдыннан ир ике тапкыр хатыны Екатеринаны кыйнаган. Хатыны полиция чакырткан, тик хезмәткәрләр бары тик аңлатма гына алып китеп барган.

Шуннан соң ир чүкеч белән хатынының кулына суккан, үтерү белән янап, бала янында йодрыгы белән аның башына, битенә һәм башка тән әгъзаларына суккан. Хатынын канга батырып, ир өйдән чыгып киткән диелә.

Башкортстанның Иглин районы полиция бүлеге бары тик 15 мартта гына җинаять эше ачкан.

Соңрак билгеле булганча, бу елның февралендә Александр Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган, әмма хезмәт урынына китмәгән һәм эзләүдә булган. Хатыны әйтүенчә, ул башка төбәктә качып яткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG