Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда сәяси низаг тирәнәя


Иран сәясәте буенча күренекле белгечләр, Иранда президент сайлавыннан соң булган низагның илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә зур тәэсир итүе турында бәхәсләшә.

Көньяк Флорида университеты хөкүмәт һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе, профессор Мөхсин Милани Иранда булган соңгы вакыйганы, ил эчендәге дини режимда туган низагның бер чагылышы буларак атый:

"Иранда күзәтелгән вакыйгалар Ислам җөмһүрияте режименең үз-үзенә сугыш башлавын күрсәтә. Чөнки бу хәл дини режимга карата ил эчендә ике айрым караш булуына ишарә булды", ди ул.

Режим эчендәге каршылык

Профессор Милани фикеренчә, 12 июньдәге президент сайлавы һәм аннан соң кабынган ризасызлык чаралары, хөкүмәт элитасы эчендәге бүленешне, сәяси тәэсире булган көчләр белән гади халык арасында җитди фикер аермасын күрсәтә. Халык урамнарга чыкты.

Сузан Мулани
Бруклин институның якын көнчыгыш сәясәт белгече Сузан Мулани да, хәзерге Иран радикаль элита кулындагы мөмкинчелекнең шаһ режимына караганда тагын да көчлерәк булуын искәртә.

Аның фикеренчә, Мәхмүт Әхмәдиниҗатны яклаучылар белән, аның президент сайлавында җиңүенә шөбһә белдергән Мир Хөсәен Мусави тарафдарларын берләштерү инде мөмкин булмаячак. Хәтта ике тараф бер ук дини режим принцибын якласа да.

Шул ул вакытта Мyлани, оппозицияне яклаган элекке президент Али Рафсанҗанинең 17 июльдә ясаган чыгышы илдәге сәяси бердәмлекне тагын бер кат сорау астына салуын әйтә.

“Әлбәттә Рафсанҗани кебек ил элитасы эчентә мөһим шәхесләр бу системманың бер өлеше булып калачак. Ләкин сайлаудан соң аның кебек режимга каршы чыккан кешеләр Әхмәдиниҗат белән яңадан тынычлык урнаштырып, аның хакимияте белән хезмәттәшлек итүе читен”, дип әйтте Бруклин институты белгече.

Хакимият астындагы көчләргә диккать

Милани шаһ заманындагы репрессия белән хәзергесе арасында төп аерманы болай аңлата;

Басиҗ яшьләре
"Ислам республикасы режимында репрессия көче шаһ заманынна караганда күпкә көчлерәк. Шаһ вактында "савак", ягъни күзләү идарәсе генә бар иде. Ләкин хәзерге хакимияттә "басиҗ", ягъни яшьләрдән торган сәяси төркем, инкыйлаб сакчылары һәм моңа өстәп үзенең күзләү идарәсе бар. Әлегә аларның тәэсире бик җитди күренми, ләкин иң аянычы алар моны кулланырга әзер", ди ул.

Басиҗнең сәяси көче әле дә бәхәсле мәсьәлә. Милани Youtube да ризасызлык чарасы вакытында төшерелгән видеода, кайбер басиҗ көчләренең протестта катнашкан кешеләрне тыныч кына өйләренә кайтырга үгетләвенә игътибар юнәлдерә.

Ләкин шул ук вакытта, әгәр протестлар дәвам итә калса һәм нәтиҗәдә хакимият монын үзенә янавын сизсә, протестчыларны бастыру өчен алар, хәзергәчә күрелмәгән күләмдә көч куллануы мөмкин, ди Якын көнчыгыш белгече Сузан Мулани.
XS
SM
MD
LG