Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден кабат COVID-19 белән авырый. Лас-Вегастагы чыгышы булмый калды


АКШ президенты Джо Байден
АКШ президенты Джо Байден

Кичә, 17 июльдә Байден Лас-Вегастагы сайлау алды чарасына барды.

АКШ президенты Джо Байден өченче тапкыр коронавирус йотырган. Авыру җиңел уза, дип хәбәр итте Ак йорт сүзчесе Карин Жан-Пьер. Ул алданрак президентка бөтен кирәкле вакциналар ясатылган иде дип тә искәртте.

Кичә, 17 июльдә Байден Лас-Вегастагы сайлау алды чарасына барды. Кич белән анда чыгыш ясарга тиеш иде, тик чыгышы булмады.

Байденның табибы Кевин О’Коннор матбугатка әйтүенчә, президентка томау төшкән, ул ютәлли һәм вируска каршы Паксловид дигән даруның беренче дозасын алган. Көн башында үзен яхшы хис иткән, тик коронавируска тапшырган чираттагы анализы уңай нәтиҗә белән чыккан.

Байденның Лас-Вегаска сәфәрен яктырткан репортерлар әйтүенчә, очкычка менгән чакта ул акрын һәм сак кына менгән, дип искәртә ВВС.

Жан-Пьер сүзләренчә, үзизоляция вакытында президент Делавэр штатында өендә булачак, тик "үзенең бурычларын тулысынча" үтәргә дәвам итәчәк.

Соңрак Х социаль челтәрендә Байден кешеләргә "яхшы теләкләре" өчен рәхмәт әйтте, терелгән вакытында да "Америка халкы өчен эшләвен дәвам итәчәген" язды.

Джо Байден моңарчы да коронавирус йоктырган иде. Моңа кадәр ул 2022 елның июлендә чирләде.

АКШның Демократик фиркасеннән күпчелек алдынгы сәясәтчеләр Байденны президент сайлавында катнашмаска чакыра. Алар фикеренчә, 81 яшьлек Байденның хәле аңа Республикан фиркасеннән Дональд Трампка уңышлы каршы торырга, җиңгән очракта да тагын дүрт ел буе эшләргә мөмкинлек бирмәячәк.

Июнь ахырында АКШта Джо Байден белән Дональд Трампның беренче дебатлары үтте. Алар 81 яшьлек Байден өчен уңышсыз булды. Ул кайбер фикерләрен ахырга кадәр җиткерә алмады, сүзләрне аввырдан эзләп тапты, җавапларында буталды. Үзенең уңышсыз чыгышын Байден халыкара очышлар аркасында алҗыганлык белән аңлатты.

Әлегә Байден сайлаудан үз намзәтен алудан баш тарта. Шул ук вакытта бу чәршәмбедә ВЕТ телевидениесенә әңгәмәсендә Байден әгәр "медицина белән бәйле хәл" килеп чыкса, сайлауларда катнашу мәсьәләсен кире карарга туры киләчәк дигән. "Әгәр табиблар миңа килеп шундый проблемың бар, ммондый проблемаң бар, дисәләр...", дигән ул. Бу чәршәмбе кичендә исә Байденның коронавирус йоктыруы билгеле булды.

  • АКШта президент сайлаулары 2024 елның 5 ноябрендә узачак. Демократлар президент вазифасына намзәтне августта расларга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG