Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус хакимиятләре татар оешмасын япмакчы була


Әбү-Бәкер Шабанович
Әбү-Бәкер Шабанович

Оешманы ни өчен ябарга теләүләре әйтелми. "Зикр үл-Китаб" ның барлыкка килүе татар диаспорасы җитәкчеләренең берсе, танылган тарихчы Ибраһим Канапацкий исеме белән бәйле. Былтыр куәт оешмалары вәкилләре аның кызын тоткарлаган иде.

18 июньдә Мински шәһәр мәхкәмәсе Беларусның "Зикр үл-Китаб" татар иҗтимагый берләшмәсен ябу турындагы дәгъваны караячак. Мәхкәмәдән моны Беларус юстиция министрлыгы таләп итә, дип җиткерә Азатлык радиосының беларус хезмәте. Хөкемдар Алена Сиамак утырышны иртәнге унда башлаячак. Оешманы ни өчен ябарга теләүләре әйтелми. Мәхкәмә сайтында басылган мәгълүматка караганда, шул ук көнне тагын өч оешманы ябу турында эшләр каралачак.

Беларуста хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны күпләп бетерү кампаниясе 2021 елның уртасыннан бирле бара, аның кысаларында инде 1249 сивил җәмгыять оешмасы – 2020 елга кадәр булган оешмаларның яртысы ябылган. Шулай ук барлык оппозиция һәм хакимият яклы партияләрнең яртысы юкка чыгарыла. Ә Лукашенко тарафыннан 2023 елның 30 декабрендә имзаланган дини эшчәнлек турындагы кануннарга үзгәрешләр кертү турындагы канун нигезендә күп кенә дини берләшмәләргә ябылу куркынычы яный.

"Зикр үл-Китаб" татар иҗтимагый берләшмәсе 1993 елның 5 июлендә теркәлгән. 2000 елга кадәр "Әл-Китаб" татар-мөселман иҗтимагый-мәдәни берләшмәсе дип аталган. Оешма мәчетләр, мәдәни үзәкләр, мәктәпләр, музейлар һәм китапханәләр төзелешенә һәм аларны торгызуга ярдәм итә.

"Зикр үл-Китаб"ның рәисе - Беларус мөфтие Әбүбәкер Шабанович, бер үк вакытта Беларус мөселманнарның дини берләшмәсәен дә җитәкли (2005 елдан). Шабанович хөкүмәт яклы күпсанлы чараларда катнаша, дәүләт медиасы аны беларус мөселманнары лидеры буларак тәкъдим итә. 2017 елда президент Александр Лукашенка аңа "Рухи яңарыш өчен" бүләген дә тапшырган.

1991 елдан 2002 елга кадәр берләшмә өч айга бер беларус телендә "Бәйрәм" дигән журнал чыгарган. Анда Беларус татарлары тарихы, үзенчәлекле фотолар чыгып барган.

"Зикр үл-Китаб" берләшмәсе һәм Беларус мөселманнарның беренче корылтае башында татар диаспорасы җитәкчеләренең берсе, танылган тарихчы Ибраһим Канапацкий тора. Шул корылтай карары нигезендә 1994 елда Беларус мөселманнарының дини берләшмәсе төзелә. Канапацкий 2005 елда вафат була.

2023 елның 10 октябрендә куәт оешмалары вәкилләре Ибраһим Канапацкийның кызы - Беларус фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зарина Канапацкаяны тоткарлаган иде.

Соңрак Беларусның оешкан җинаять һәм коррупция каршы көрәш идарәсенә якын Telegram-каналда аның "үкенеч белдергән" видеосы чыкты.

"Бары тик фәнни эшчәнлек белән генә шөгыльләндем, докторантураны бетердем һәм Беларус татарлары турындагы монографияне яклауга әзерли идем. "Экстремист" каналларга язылган булуым һәм аларның эчтәлеге белән танышуым өчен гаеплемен", дип сөйләгән ул камерага.

Зарина Канапацкаяга нинди дә булса гәепләү белдерелүе турында билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG