Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер ел эчендә Украинадагы сугышта катнашучыларга Русия өч трлн сумлап акча түләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшеренүчеләр искәртүенчә, бу — федераль бюджетның быелга булган чыгымнарының 7,5-8,2 проценты.

Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышта катнашучыларга яки аларның туганнарына бер ел эчендә 2,75-3 трлн сум акча түләгән, диелә Re:Russia тикшеренүендә.

Re:Russia Русиянең Украинадага хәрби төркемнәренең саны 500-600 мең кеше дип бәяләгән, ә әгәр үтерелгән һәм яраланганнарны исәпкә алсаң, бәяләмәләргә күрә Русия ягыннан бер миллионлап кеше сугыш аша узган.

Бу саннарны исәпкә алып, тикшеренүчеләр хәрбиләргә хезмәт хакы бирүгә һәм бер тапкыр түләнә торган акчаларга 1,55-1,8 трлн сум киткән дип нәтиҗә ясый. Моннан тыш, хакимиятләр үтерелгән һәм яраланганнар өчен дә компенсация бирә.

Re:Russia фаразлавынча, һәлак булганнар һәм яраланганнар дәүләткә Украинада сугыш барган вакыт эчендә 2,6 триллион сумга, ә соңгы елда якынча 1,2 триллион сумга төшкән булуы бар.

Нәтиҗәдә исәпләп карагач, 2023 елның июленнән 2024 елның июленә кадәр чыгымнар 2,75-3 трлн сумны тәшкил иткән.

Тикшеренүчеләр искәртүенчә, бу — федераль бюджетның быелга булган чыгымнарының 7,5-8,2 проценты, яки русияләрнең кулланучылар чыгымнарының 3,4-3,7 проценты кадәр.

  • 5 июльдән Татарстанда Русиянең Украинага каршы сугышына контракт төзеп китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 500 мең сумга арттырдылар. Татарстан контракт төзегән өчен бирелгән акчаның күләме ягыннан беренче урында тора, монда контрактчылар 1,5 миллион сумга кадәр алырга мөмкин.
  • Моннан тыш, Татарстанда якыннарын сугышка барырга кыстый алганнарга да 100әр мең сум бирәләр.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2110, Башкортстаннан — кимендә 2498, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
  • Украинадагы сугышта Русия төбәкләреннән һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме барлый. Аларның 21 июндә чыккан соңгы хисабына күрә, бу сугышта Русия күләмендә кимендә 58207 хәрбинең үлгәне расланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG