Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" якут аучыларына ауда аткан үрдәкләрен Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә бирергә куша


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Туендыручылары ватаныбызны яклаганда гомерен биргән  гаиләләр бар, аларга бергәләп ярдәм итик", дип чакырганнар "Бердәм Русия"дә.

"Бердәм Русия" якут аучыларына ауда аткан үрдәкләрен Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә бирергә куша, дип җиткерә 7×7. Саха республикасының Якутски шәһәрендә, Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты бинасы янына үрдәк итләрен салып бару өчен туңдыргыч куйганнар. Бу чара православ бәйрәме - Николин көненә багышлап үткәрелә диелә.

"Туендыручылары ватаныбызны яклаганда гомерен биргән гаиләләр бар, аларга бергәләп ярдәм итик", дип чакырганнар "Бердәм Русия"дә.

Узган атнада Якутиянең Амгин олысы хакимияте сугышта үлгән өч хәрбинең гаиләсенә шундый атылган үрдәкләр бүләк иткән. Киек кошларны район кизү-диспетчер хезмәтендә эшләүчеләр китергән диелә.

  • Русия хакимиятләре Украинадагы сугышка китеп үлгән ирләрнең гаиләләрен ярдәмнән ташламыйбыз дип кабатларга ярата.
  • Төбәкләрдәге хакимиятләр кешеләргә компенсацияләр, бер тапкыр түләнә торган акчалар вәгъдә итә. Әмма төбәгенә карап, аларның суммасы нык аерыла, ә кайбер төбәкләрдә исә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә акча түгел, өйне җылыту өчен ягарга утын яки балык өләшәләр.
  • Моңа кадәр әйтик Тува хакимияте мобилизацигә эләгүчеләрнең гаиләләренә ярдәм буларак берешәр сарык һәм ягулык өчен күмер бирергә вәгъдә иткән иде.
  • Башкортстанның Әлшәй районы Казанка авыл биләмәсендә мобилизациягә эләккән ирнең әнисенә черек утын алып килгәннәр. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров посты астына Әлфия Акимова исемле хатын язган, фотосын да керткән.
    "Оят! Ярдәм итүләре турында язалар гына. Менә нәтиҗәсе", дигән ул.
  • Азатлык Татарстанның Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында яшәүче ханымның хакимиятләрдән бернинди ярдәм булмавына зарланып полициягә шикаять итүен язган иде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG