Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны халык хатларын тикшереп барырга тели


Согуд Гарәбстаны Blackberry кесә телефоннарының кайбер хезмәтләрен тыярга җыена. Җомга көннән башлап Гарәбстанда Blackberry кесә телефоннары аша турыдан-туры хат җибәрү хезмәтен куллану тыела.

Гарәбстан элемтә һәм мәгълүмат технологиясе шурасы тыю карарының телефонны җитештергән Канада ширкәтенең җирле шартларны үтәвенә кадәр гамәлдә буласын хәбәр итте. Ләкин шура бу шартларга ниләр керүен ачык кына белдермәде.

Күптән түгел Берләшкән Гарәп Әмирлеге дә Blackberry аша мәгълүмат алышу хезмәтен тыячагы турында кисәткән иде.

Тыюның максаты исә иминлек кайгысы. Чөнки Blackberry аша җибәрелгән хатлар махсус рәвештә кодлана, ил рәсмиләре кешеләрнең телефон аша хәбәрләшүен күзәтә алмый. Чикләү илгә килгән кунакларны да бу хезмәттән мәхрүм итә.

Дәүләт халыкның яшертен хәбәрләшүеннән курка

Дәүләт идарәсендәге Согуд Телеком ширкәте җитәкчесе Габдурахман Мази бу карар белән ширкәткә басымны арттыру ниятен инкарь итми. Рәсмиләр кирәк вакытта ватандашлары арасындагы элемтәне күзәтергә тели.

Берләшкән Гарәп Әмирлегендә 500 мең, ә Согуд Гарәбстанда 400 мең Blackberry куллана дип исәпләнә.

Ширкәт мөштәринең үз мәгълүматын ачмау хокукын кайгырта

Blackberry телефоннарын җитештергән Resarch in Motion (RIM) ширкәте, Blackberry хезмәтенең Һиндстан күзләү идарәсе тарафыннан күзәтергә рөхсәт итүе турындагы хәбәрләргә җaвап кайтарды.

Ширкәт Һиндстанда дөнья күргән "Economic Times"та чыккан хәбәрләргә каршы, ширкәтнең е-мэйл иминлегеннән ваз кичмәячәген белдерде. "Рәсмиләрнең иминлек кайгысын хөрмәт итсәк тә, кулланучының кагылгысыз шәхси хокукын кайгыртабыз", диде.

АКШ рәсмиләре һәм халыкара хокук яклаучы оешмалар әлеге тыю карарын сүз иреген кысу дип бәяли. АКШ дәүләт секретаре сүзчесе Гарәп Әмирлекләренең Blackberry хезмәтен тыю карарының сүз иреге өлкәсендә борчылуны арттыруын әйтте.
XS
SM
MD
LG