Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блогерларны үзләре турында Роскомнадзорга хәбәр итәргә мәҗбүриләмәкчеләр


Шулай ук үзләре турында Роскомнадзорга хәбәр итмәгән блогерларның сәхифәләрендә ширкәтләргә реклам чыгаруны тыярга тәкъдим ителә.

Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә аудиториясе көн саен мең кешедән артыграк булган блогерларны үзләре турындагы белешмәләрне Роскомнадзорга тапшырырга мәҗбүриләмәкче булалар. Бу хакта Роскомнадзорның үзенә сылтама белән ТАСС яза.

Оешма хәтта язылучылары күп булмаган блогерлар да үзләренең исем-фамилияләрен, элемтәгә керү өчен мәгълүматларын тапшырырга тиеш дип тәкъдим иткән. "Бу - теркәлү түгел, ә көйләп торучы оешмага аккаунтның хуҗасы мәгълүмат тарату белән шөгыльләнә дип хәбәр итү", дип аңлатканнар Роскомнадзорда.

Шулай ук үзләре турында Роскомнадзорга хәбәр итмәгән блогерларның сәхифәләрендә ширкәтләргә реклам чыгаруны тыярга тәкъдим ителә.

  • Русия хакимиятләре күптәннән интернетны контрольдә тотмакчы була, алар үзләре турында үзләренә отышлы булмаган мәгълүмат таратучы сайтларны томалый. Мондый мәгълүматларны укый алу өчен кешеләр VPN-сервислар куллана, тик түрәләр аларын да томалый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG