Accessibility links

Bloomberg: Европа берлеге Русия газын Азәрбайҗанныкы белән алыштырырга тели


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия газын Украина аша Европага кудыру турындагы биш еллык килешүне 2019 елда имзалаганнар иде. Быел ел ахырында аның вакыты чыгачак.

Европа Украина аша газ кудыруны шул килеш калдырып, Русия газын Азәрбайҗанныкына алыштыру вариантлары турында Киев белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Bloomberg яза.

Бу ел ахырында Украина җирләре аша Европага газ кудыру килешүенең вакыты чыга. Киев Русиянең "Газпром"ы белән бу килешүне озайтырга ниятләми.

Шул ук вакытта "Нафтогаз" украин ширкәте вәкиле Алексей Чернышов Украинаның газ кудыру өчен кирәкле бөтен инфраструктурасы да бар, аларны кулланырга кирәк, диде.

Азәрбайҗан газын Европага кудыру - Словакия өчен отышлы булачак, дип искәртә Bloomberg. Агентлык язуынча, Словакия премьер-министры Роберт Фицо май аенда Бакуга барган һәм анда шушындый мөмкинлек турында әйткән. Әгәр бу килешүгә ирешеп булса, Братислава Азәрбайҗаннан газ алып, аның бер өлешен үзенә калдыра, калганын башка илләргә җибәрә алачак, дигән ул.

Әгәр транзит алмашу рәвешендә оештырылачак икән, бу карар Русия өчен дә файдалы булачак. Бу очракта Мәскәү үзенең ягулыгын башка төбәкләргә җибәрәчәк.

Русия газын азәрбайҗанныкына алыштыру мөмкинлеге турындагы карарның ел ахырында гына кабул ителүе ихтимал. Бу килешүгә сугыш кырындагы вазгыять тә йогынты ясарга мөмкин.

Русия газын Украина аша Европага кудыру турындагы биш еллык килешүне 2019 елда имзалаганнар иде. Төп сатып алучылар - әле дә Словакия һәм Австрия.

Украина "Газпром" белән килешү төзүдән катгый баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG