Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Израильне "расист" дип атады


Женевада башланган расизмга каршы халыкара конференция вәкилләре арасында бойкот игълан итүчеләр дә булды. Җыенда чыгыш ясаган Иран президенты, Израильне дөньядагы иң расист ил, дип атады.

5 көн дәвам итәчәк конференция 8 елдан бирле беренче тапкыр җыела. БМО генераль секреатаре Пан Ги Муун тарафыннан җитәкләнгән җыенда, дөньядагы расизм мәсьәләсенә уртак чара табу максатын куя. Анда шулай ук Дарфурдагы вәзгыятьтә каралырга тиеш.

Ачылыш чыгышында конференцияне җитәкләгән БМО башлыгы Пан Ги Мун, расизмнең кешелек дөньясы дучар булган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булуына басым ясап, дөнья көчләрен бу турыда кичекмәстән уртак чара күрергә чакырды.

"Расизм - ул кеше хокукларын юкка чыгару. Моның иң кискен үрнәге Һолукост булды. Бу исә әле дә кешеләр хәтерендә. Расизм төрле формаларда барлыкка килергә мөмкин, бер шәхескә яисә билгеле бер төркем кешеләренә каршы була ала, анти-семитизм шикелле", диде. Әйтергә кирәк, Мун моңа өстәп яңа феномен итеп исламофобианы да өстәде.

Элек Израильне харитадан чыгартырга чакырган һәм Һолукостның бер сафсата булуын әйткән Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат та чыгыш ясаучылар арасында иде.

Асылда конференция турында башыннан ук каршылыкка сәбәп булган Әхмәдиниҗат, сүз Фәләстиндәге һөҗүмнәр турында кузгалгач, Израильне каты тәнкыйтьләде.

Кайбер илләр конференция алдыннан ук Әхмәдиниҗат "кабул ителгесез" сүзләр әйтә күрсә, конференцияне ташлап чыгачаклары турында кисәткән иде.

Һәм шулай да булды....

Әхмәдиниҗат ясаган чыгышында, Фәләстиндә еллар буена алып барган һөҗүмнәре өчен Израильгә тәнкыйть белдереп, яһүд дәүләтен дөньядагы иң расист ил буларак атады.


Әхмәдиниҗат чыгышы вакытында кайбер ил вәкилләре, Иран президентына бойкот белдереп җыенны ташлап китте.

Араларында АКШ белән бергә, Германия, Австралия, Италия һәм Һолландия кебек кайбер илләр, конференциянең Израильгә каршы, ягъни анти-семитизм бәхәсенә әйләнү ихтималлыгы аркасында, алдан ук җыенга бойкот игълан иткән иде.

БМО башлыгы Бан Ки Моон, кайбер илләрнең конференциягә бойкот белдереп анда катнашмавына тирән борчылу уятуын әйтте.

"Конференция максатына асыл файда өсти алачак кайбер илләр җыенга бойкот белдереп катнашмады. Конференциядән читтә, сәяси һәм идеологик кызыксынуы булган төркемнәр бер-берсе белән сүз талашына керде. Бергәләшеп сөйләшү өчен, алар монда булырга тиеш иде", диде ул.

Конференциягә бойкот белдергән илләр шулай ук диннәр турында бигрәк тә ислам турында тәнкыйть бердерүнең дә расизм буларак аталуына борчылу белдерә.

Әлеге конференция, беренче буларак 8 ел элек Африкада оештырылган иде. Ләкин расизм проблемына каршы уртак чара эзләү юнәлештә җыелган конференция.
XS
SM
MD
LG