Accessibility links

БРИКС уеннары: дөнья танымый, оста спортчылар килми, татар көрәше була


БРИКС уеннарына килүче спортчыларны Казан һава аланында каршы алу
БРИКС уеннарына килүче спортчыларны Казан һава аланында каршы алу

Бүген, 12 июньдә Казанда БРИКС уеннары ачыла. Иминлек һәм залның кечкенә булуына сылтап, ачылышны ябык режимда уздыралар. Мультиспорт турниры 24 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан башкаласына дөньяның 93 иленнән 5 мең спортчы килә дип хәбәр итте рәсмиләр. Ике атна дәвамында аларның 27 спорт төрендә көч сынашуы каралган. Уеннар Русия Украинага каршы сугыш алып барган чорда уза. Халыкара Олимпия комитеты һәм абруйлы оешмалар бу турнирны танымавын белдерде. Иң оста спортчылар да ярышларга килми. Шулай да, Казан бу чарага ныклап әзерләнде. Турнир вакытына хәмер сатуны тыю, юлларны ябу, Кабан күлендә көймәдә йөзүне тыю кебек төрле чикләүләр кертелде. Бу юлы уеннарда татарча көрәшне күзәтеп булачак һәм ахырдан спортчыларны Сабантуйга алып барачаклар. Азатлык БРИКС уеннарының ничек узачагы турында язма әзерләде.

Белешмә: БРИКС

БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.

2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.

БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага нигездә үсеш алучы илләре керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.

БРИКС уеннары — нәрсә ул?

БРИКС уеннары — БРИКС илләре арасында ел саен узучы мультиспорт ярышы. Чынлыкта бу спорт чарасында катнашучы илләр саны күпкә зуррак. Казанда узачак ярышта башта 97 ил катнашачагы әйтелде, соңрак бу сан 93кә калды. Алар арасында Кытай, Һиндстан, Бразилия, Мексика, Конго, Беларус кебек илләр күпләп спортчы китерде, дип хәбәр ителде.

Турнирның төп максаты — БРИКС илләре арасында спорт элемтәләрен ныгыту, дип әйтелә. Моңа кадәр бу ярышлар биш тапкыр узган. Русиядә ул беренче оештырыла.

БРИКС уеннарының алты илчесе билгеләнде. Алар арасында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, Казанда күп еллар уйнаган төрек футболчысы Гөкдениз Карадениз бар.

БРИКС уеннарының төп өлеше Казанда узачак. Ярышлар "Татнефть арена", "Баскет-холл", Су спорты сарае кебек барлыгы 17 спорт корылмасында үтәр дип көтелә. Казан кирмәне каршындагы Үзәк стадионны махсус реконструкцияләделәр. Ул 20 ел төзекләндерү күрмәгән булган. Рок-н-ролл һәм брейкинг ярышлары исә Мәскәүдә узар дип көтелә.

Уеннарда җиңүчеләргә Русия хөкүмәте 358,4 мең сум ($ 4027) бүлеп бирә. Икенче урынны яулаучыларга — 179,2 мең ($ 2013), өченчеләргә — 107,5 мең сум ($ 1208) каралган. Җиңүче такымнарның тренерларына алтын медаль яулаган өчен — 171,5 мең сум, көмешкә — 85,5 мең сум һәм бронзага — 51,2 мең сум биреләчәк. БРИКС уеннарында барлыгы 387 медаль уйнатылыр дип көтелә.

БРИКС уеннарында катнашучыларны Казан һава аланында каршы алу
БРИКС уеннарында катнашучыларны Казан һава аланында каршы алу

Уеннарга татар көрәше дә кертелде

БРИКС уеннарында барлыгы 27 спорт төрендә көч сынаша алачаклар. Узган елларда бары биш төрдә генә ярышкан булганнар. Быел уеннарда бадминтон, бокс, брейкинг, дзюдо, карате, акробатик рок-н-ролл кебек ярышлар булачак.

Әмма чараның төп яңалыгы — БРИКС уеннары програмына татар көрәше кертелде. Ел башында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белдергәнчә, бу татар милли спорты өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк.

"Татар көрәшен популярлаштыру мөмкинлеге барлыкка килде — без аны БРИКС уеннарына кертә алдык. Безнең милли спорт төре турында дөньяда беләчәкләр. Бу карарны бик мөһим һәм кирәкле, җаваплы дип саныйм", диде ул.

Аның сүзләренчә, турнирга кадәр квалификация ярышлары үткәреләчәк, аларның нәтиҗәсеннән сыгып Русиянең көрәш җыелма командасы төзеләчәк.

Көрәш 21 июньдә "Ак Барс" көрәш сараенда узачак. Билетлар сатылып бетмәгән әле. Аларның хакы — 100-200 сум.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, БРИКС уеннарына билетларның 70% инде сатылган. Аеруча, батминтон, бокс, өстәл теннисы, суга сикерү, синхронлы йөзү һәм спорт гимнастикасына билетлар калмаган.

Халыкара оешмалар БРИКС уеннарын танымый

Былтыр декабрь аенда Халыкара Олимпия комитеты 2024 елда Русиядә узачак халыкара турнирлар нәтиҗәләрен танымаячак дип белдерде.

"Русия хөкүмәте Русия президенты фәрманы белән сәяси спорт чарасы уздырырга тели", дип белдерде комитет.

Халыкара Олимпия комитеты БРИКС уеннарының Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) резолюциясенә каршы килүен дә әйтте. Аларча, бу спортның бәйсезлеген юкка чыгара.

Допингка каршы дөнья агентлыгы (WADA) БРИКС уеннарын гадел спорт чарасы дип санамый. Алар фикеренчә, Русиядә допингны тиешенчә тикшереп булмаячак.

Иң оста спортчылар БРИКС уеннарына килми

Ничек кенә булмасын, БРИКС уеннары дөньяның иң яхшы спортчыларын җәлеп итә алмый. Беренчедән, июль ахырында Парижда Олимпия уеннары башлана. Иң оста спортчылар һәм такымнар шунда катнаша. Шуңа күрә, җәрәхәт алу куркынычы була торып, алар БРИКС уеннарына килмәячәк, ди белгечләр. Икенчедән, бу уеннар спортчыларда абруй казанган ярыш саналмый.

Бу хәтта Русия спортчылары мисалында да күренде. БРИКС уеннарында кайсы спортчылар катнашачагы алдан билгеле түгел иде. Ярышлар башлануга берничә көн кала Русия җыелмасында катнашучылар исемлеге чыкты һәм уеннарга яшүсмерләр киләчәге билгеле булды.

Мәсәлән, Русиянең иң яхшы йөзүчеләре Юлия Ефимова, Евгения Рылова, Клмента Колесникова урынына 16 яшьлек Владе Егги һәм 18 яшьлек Мироне Лифинцеве чыгыш ясаячак, дип язды "Бизнес Online".

Шулай ук Кытай һәм Бразилиянең иң көчле гимнастлары да Казанга килмәячәк.

Сүз уңаеннан, Татарстанның үзеннән БРИКС уеннарында 50 спортчы катнашуы көтелә.

Чикләүләр: хәмер сатылмый, юллар ябыла

  • Ачылыш тантанасында гади тамашачылар катнаша алмаячак. Kazan Expo күргәзмә залында урыннар чикле булу сәбәпле, БРИКС уеннары ябык режимда узачак. Тантананы спортчылар гына зиярәт итә ала, диелде.
  • 13-22 июнь көннәрендә ярышлар узачак спорт корылмалары янындагы сәүдә үзәкләрендә хәмер сатылмаячак. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда чикләүләр 08:00 — 17:00 сәгатьтә гамәлдә булачак. Бу тыюлар кафе-рестораннарга кагылмый.
  • Ярышлар вакытында Казан урамнарында юллар ябылып торачак. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин халыкка бу кыенлыкларны "аңлап кабул итүне" сорады.
  • Уеннар вакытында Казанда куркыныч йөк ташучы транспортларга йөрү тыела.
  • Урта Кабан күлендә көймәдә йөрүгә чикләү кертелде. Тыюлар 9 июньнән башлап 07:00 — 20:00 сәгатьләрдә гамәлдә булачак.

Октябрьдә узачак БРИКС саммитында исә аучыларга ау тыелыр дип көтелә.

Ә татарлык ничек?

БРИКС уеннарының ябылу тантанасы узачак 23 июнь көнне Казанның өч мәйданында Сабантуй гөрләячәк. Аны кунакларга милли бәйрәмне күрсәтү өчен махсус көненә туры китереп эшлиләр. Татарстан рәсмиләре Универсиада һәм футбол дөнья чемпионаты вакытында да Сабантуй үткәргән иде.

"Быел БРИКС уеннарында катнашучылар һәм кунакларны безнең милли гадәт белән таныштыру өчен уникаль мөмкинлек бар", диде Казан мэры Илсур Метшин.

Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, быел Сабантуй милли төсмердә узачак. Анда татарның борыңгы гореф-гадәтләре күрсәтеләчәк. Аерым алганда, кунаклар остаханәләрдә, татар тәгамнәре пешерүдә катнаша алачак. Шулай ук быел Сабантуйда Татарстанның төп батырын билгеләячәкләр, ягъни районнарда җиңү яулаучылар Казанга киләчәк. Моңа кадәр Казанда шәһәр батырын гына билгелиләр иде.

БРИКС башланыр алдыннан килгән кунакларны Казанда милли киемнән киенгән татар кызлары каршы алып торды. Мәсәлән, кызлар Бразилия җыелма такымы бадминточыларын биетте.

БРИКС уеннарының рәсми сайты өч телдә — инглизчә, урысча һәм татарча эшли. Шулай да сайтның татарчасы тулысынча тәрҗемә ителмәгән. Мәсәлән, иң мөһим битләрнең берсе — уеннар җәдвәле урысча күренә.

БРИКС уеннарында катнашучыларны Казан һава аланында каршы алу
БРИКС уеннарында катнашучыларны Казан һава аланында каршы алу

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG