Accessibility links

Башмак атучыга тәкъдимнәр ява


Бушка башмагын салып ыргыту белән кинәт халык игътибарын үзенә җәлеп иткән гыйраклы журналист иреккә чыгагырлды.

АКШның элекке президенты Дҗордж Бушның 2008 елның декабрендә Бәгъдад сәфәре вакытында башмагын ташлаган Гыйрак журналисты Мунтазыйр әл-Зәйди иреккә чыгарылды. Матбугат алдындагы ясаган беренче чыгышында ул, төрмәдә чакта хакимияттәге югары дәрәҗәдәге рәсмиләр тарафыннан азаплануга дучар булуын әйтте.

Үзен җәберләгән кешеләрнең исемен соңыннан ачып бирүен әйткән Зәйди, башта аларның үзеннән гафу итенүен таләп итә.

Зәйдинең гаиләсе сөенә һәм борчыла

Зәйдинең кече энесе Даргам, Зәйдинең төрмәдә чакта кыйналуын, бу сәбәпле аның кайбер сөякләренең сынуын белдерде. Ләкин Гыйрак хәрбиләре бу хактагы шикаятьне кире кага.

Гыйраклы журналистнең матбугат очрашуында көтелмәгәндә АКШ башлыгы Бушка башмагын чыгарып ыргытуы, күпләрне аптырашта калдырган иде. Буш иелеп башмакларга һәдәф булудан котылды.

Ләкин Зәйди, чит ил башлыгына һөҗүм итү гаебе белән кулга алынып, 3 ел төрмәгә хөкем ителде.

Телевидение каналы хезмәткәре булган Зәйдинең җәзасы, элек бернинди җәза алмаган өчен 3 елдан 1 елга киметелде.

Зәйди исә төрмәдә тәртипле торганы өчен 3 айга иртәрәк чыгарылды.

Зәйди, иреккә чыгарылганнан соң ясаган чыгышында, төрмәдә чакта җәберләнүен, моның өчен Нури әл Мәликинең үзеннән гафу үтенергә тиеш булуын әйтте.

Зәйдигә зур тәкъдимнәр ява

Бушка башмакларын салып ыргыткан өчен гарәп халкы тарафыннан каһарман игълан ителгән Зәйди хәзер күбрәк таныла башлады. Daily Telegraph газеты хәбәрләренә караганда, Зәйдигә хәзергә кадәр, машина, фатир һәм аны өйләндерү өчен төрле тәкъдимнәр булган.

Мараккода яшәүче бер гыйраклы бай мәсәлән, Зәйдигә үзенең кызы кияүгә бирергә уйлый. Шулай ук Согуд Гарәбстаныннан бер кеше Бушка ыргыткан башмаклар өчен 10 миллион доллар түләргә әзер булуын әйткән.

Әл Бәгъдадия каналының элекке башлыгы исә, Зәйди төрмәдән чыгуга 4 бүлмәле фатир, аңа яңа бер машина, акча һәм сәламәтлек чыгымнары өчен түләргә вәгъдә иткән.

Зәйди эшләгән каналга аңа кияүгә чыгарга теләгән күп санлы хатын-кызлар шалтыраткан. Мараккодан шалтыраткан тагын бер кеше, йөгәне алтыннан эшләнгәнгә ат бирергә теләгән.

Зәйдинең бу хәрәкәтеннән соң, интернетта башмак ыргыту турында яңа уеннар дөнья күрде, урамнарда исә вәзгыятьне сурәтләгән күлмәкләр сатыла башлады.

Башмакларның Төркиядә эшләнгән булуы мәгълүм булганнан соң исә, башмакларга таләп артты. Әлеге башмакны җитештергән төрек ширкәте исә, кризиска булуга карап тормыйча, эшчеләре санын арттырырга мәҗбүр булды. "Bye-bye Bush" дип аталган яңа башмаклар, Бәгъдад урамнарында модага әйләнде.

Гарәп мәдәниятендә кешегә башмак ыргыту, хурлау билгесе буларак кабул ителә. Төрмәдән чыккач чыгыш ясаган Зәйди, Американың илгә басып кирүе һәм чаралар вакытында күп санда кешенең һәлак булуына протест белдерү өчен башмакларын ыргытуын әйтте.
XS
SM
MD
LG